Хәтерләүдән курыкма син, үткәннәрне онытма син
Үз йолаларыбызны, җырыбызны, моңыбызны үзебез сакламасак, аларны кем саклар, киләчәк буыннарга нинди эз, нинди мирас калыр, узган чорларны кем хәтерләр, чал тарихыбызга кем борылып карар соң? Менә шушы уйлар белән әле 1-2 ай элек кенә олы болгаерлылар музей оештыру эшенә керешкәннәр иде. Үткәннәрне барлау, буыннар чылбырын бәйләү, тарихи-мәдәни ядкәрләрне мәңгеләштерү...
Үз йолаларыбызны, җырыбызны, моңыбызны үзебез сакламасак, аларны кем саклар, киләчәк буыннарга нинди эз, нинди мирас калыр, узган чорларны кем хәтерләр, чал тарихыбызга кем борылып карар соң? Менә шушы уйлар белән әле 1-2 ай элек кенә олы болгаерлылар музей оештыру эшенә керешкәннәр иде. Үткәннәрне барлау, буыннар чылбырын бәйләү, тарихи-мәдәни ядкәрләрне мәңгеләштерү максаты белән башланган эш төгәлләнеп, 8 сентябрьдә авыл халкы музей ачу тантанасына җыелды. Тарихи-мәдәни мирас елында узган бу чара авылдашларны, якташларны, дусларны күрештерде, очраштырды, гапләштерде, күңелле ял иттерде.
Олы Болгаерның нәкъ уртасында хоккей тартмачыгы, авыл башында Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышланган һәйкәл төзеткән, сугыш һәм тыл ветераннарын олылап, хәлләрен белешеп, бүләкләр биреп торучы, авыл урамнарын тәртипкә китерүдә өлеш кертүче Олы Болгаерның игелекле уллары Әнсар Галиев һәм Рафис Гаптелганиев музей оештыруда да зур булышлык күрсәткәннәр. Алар иганәчелегендә һәм район башлыгы хуплавы белән авыл клубы төзекләндерелгән, матурланган, биредә үк музей бүлмәсе ясалган. Яңа гына сулыш өрелсә дә, музей экспонатларга бай. Атказанган колхозчылар, орден-медальле авылдашлар, Герой аналар, данлы якташлар, авыл тарихы, халкыбызның борынгы йолалары һәм көнкүреше турында тулы мәгълүмат туплауга, фотосурәтләр барлауга иганәчеләр һәм авыл җирлеге башлыгы Зилә Сәйфуллина, клуб хезмәткәрләре Миңнегөл Галиева, Нурия Мөбәрәкшина зур өлеш керткәннәр. Болгаерлылар белән беррәттән тирә-күрше авыл халкының да ярдәме тигән.
Музей ачу тантанасы зур бәйрәмгә әверелде. Сәхнәдә ялкынлы чыгышлар, җыр-моң тынып тормады. Авылның тере тарихы булган, тиздән 90 яшьлеген билгеләп үтәчәк, иң өлкән акъәби Саимә Гыйниятуллина һәм Олы Болгаерның киләчәге - иң нәни Ильяс Сәлаховка тантананың истәлекле бүләкләре тапшырылды. Барлык изге эшләрнең башында торучыларның берсе - Биектау районының "Полигон" җәмгыяте җитәкчесе Әнсар Галиев барлык авылдашларын әлеге истәлекле көн белән тәбрик итеп, сугыш башланган елларда туып, әти дияргә тилмереп үскән, бар гомерләрен туган авылларында фидакарь хезмәткә багышлаган апа-абыйларга күчтәнәч-пакетлар тапшырды.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ранис Әхмәтшин, өлкән журналист Азат Сункишев, ветеран укытучы Бану Кадыйрова һәм башка кунакларның чыгышлары да тантанага ямь өстәде. Авылның сәхнәгә гашыйк үзешчәннәренә - җырчылары, тальянчылары, биючеләренә кушылып, Болгаер егетләре - танылган баянчы Илнур Ганиев, районыбыз сандугачы Айрат Айтуганов та бәйрәм сәламнәрен җиткерделәр. Гөлүсә һәм Гүзәл Гаптелганиевалар әтиләре Рафис иҗат иткән җырларны авылдашларына тәкъдим иттеләр һәм җылы алкышларга күмелделәр.
Районның иң читендә урнашкан, гади генә, кечкенә генә Болгаер авылы шундый олы йөрәкле, игелекле, ярдәмчел уллар үстергән һәм алар белән хаклы рәвештә горурлана ала. Туган авыллары өчен җан атып, изгелек кылып яшәүчеләр, олы болгаерлылар үрнәгенә кушылучылар күбрәк булсын, ә музей тагын да баесын, аннан халык өзелмәсен иде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
1 июль 2022 - 17:55Рөстәм Миңнеханов яшь галимнәр өчен республика премиясе лауреатларын раслады Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов өч яшь галимне Вячеслав Алемасов исемендәге премия белән бүләкләү турындагы карарны имзалады.4000
-
1 июль 2022 - 16:55Мәҗбүри медицина иминияте полисын күрсәтмичә дә медицина ярдәме алып булачак 1 июльдән Россиядә мәҗбүри медицина иминияте турындагы канунга үзгәрешләр үз көченә керә.4200
-
1 июль 2022 - 15:04Районда юллардагы хәвефсезлек һәм иминлекне тәэмин итү хакында сөйләштеләр Район хакимиятенең утырышлар залында, юл куркынычсызлыгы буенча комиссиянең чираттагы утырышы узды.11400
-
1 июль 2022 - 14:51Матурлык яратучы районнар рейтингы билгеле булды «КИТАП FM» радиосы матурлык яратучы районнарда урам концертлары үткәрәчәк. Бу атна рейтингында беренче өчлектә - Сарман, Актаныш, Нурлат районнары.1800
-
1 июль 2022 - 14:24Район башлыгы яшь белгечләр белән очрашты Төрле тармакта хезмәт куючы яшьләр кызыксындырган сорауларына җаваплар алды.10800
-
1 июль 2022 - 13:55Санкт-Петербургта Юныс Әхмәтҗановка багышлап татар милли ашлары фестивале оештырганнар Санкт-Петербургта татар милли ашлары фестивале оештырылды. Ул танылган аш-су остасы Юныс Әхмәтҗановка багышланды.2400
-
1 июль 2022 - 13:16«БуНиБу» YouTube каналында яңа видео Яңа подкаст «Шулай язган» мәхәббәт һәм мөнәсәбәтләр турында.31100
-
1 июль 2022 - 09:55Тимергали Юлдашев: Хаҗга өченче тапкыр барсам да, беренче тапкыр барган кебек каушата Казанның "Сәлах" мәчете имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашев, 49 кешелек төркем җитәкчесе буларак, бүген Хаҗ сәфәренә кузгала.4200
-
1 июль 2022 - 08:15Балалар табибәсе Наилә Зиатдинова - “Фидакарь хезмәте өчен” медале иясе Апас үзәк хастаханәсенең балалар табибәсе Наилә Зиатдинова Татарстан Республикасы дәүләт бүләгенә лаек булды. Аңа “Фидакарь хезмәте өчен” медале бирелде.20800
-
1 июль 2022 - 08:12Гүзәл Гыйлаҗева – елның иң яхшы медицина хезмәткәре "Ак чәчәкләр - Ел табибы-2022" бәйгесенең "Елның медицина хезмәткәре” номинациясендә Акхуҗа фельдшер-акушерлык пункты мөдире, район үзәк хастаханәсе фельдшеры Гүзәл Гыйлаҗева җиңү яулады. Ул икенче урынга лаек булды.17600
-
24 июнь 2022 - 14:55Новости "Апас хәбәрләре " 27.06.2022
-
24 июнь 2022 - 14:55Новости "Апас хәбәрләре " 27.06.2022
-
27 июнь 2022 - 17:36Апаста чыгарылыш кичәсе уздыЗур сынаулар узган чыгарылыш класс укучыларының туган мәктәпләре, яраткан укытучылары белән саубуллашыр көннәре җитте.69200
-
24 июнь 2022 - 08:2925 июнь барыгызны да Яшьләр көннә чакырабызБу көнне төрле күңел ачу чаралары каралган.18400
-
22 июнь 2022 - 23:00Апаста Хәтер һәм кайгы көне узды22 июнь – Хәтер һәм кайгы көне. Әлеге уңайдан район үзәгендә һәм җирлекләрдә төрле чаралар узды.94102
-
21 июнь 2022 - 09:2625 июньдә Апасның үзәк ял паркында Яшьләр көне билгеләп үтелә Бу көнне төрле спорт һәм күңел ачу чаралары каралган.23800
-
25 май 2022 - 14:10Апаста балалар Сабан туе уза 1 июнь – Халыкара балалар көне районда быел да зурлап билгеләп үтелә.42300
-
28 июнь 2022 - 15:00Хоккей белән малайлар гына түгел, кызлар да шөгыльләнә «Ялкын» YouTube каналында яңа видео.161500
-
30 июнь 2022 - 08:28Апасның кыю улларын кабат солдатка озаттык Районыбызның 8 егете хәрби бурычын үтәргә юл алды.33800
-
28 июнь 2022 - 10:55Шатлыктан елау... Таң беленер-беленмәс шомланып уянды Әминә. Озак вакыт уйларыннан арына алмыйча ятты. Соңгы вакытта өне белән төше буталуын картлыгына сылтады. Ләкин бер үк төшнең кабат-кабат керүен генә аңлый алмады. Һаман шул ук төш тынгылык бирми аңа.31100
-
1 июль 2022 - 13:16«БуНиБу» YouTube каналында яңа видео Яңа подкаст «Шулай язган» мәхәббәт һәм мөнәсәбәтләр турында.31100
-
29 июнь 2022 - 10:28Кызыл Тау солдат улын каршы алды Туган ягыбыз хәрби бурычын үтәгән батыр улларын каршы ала.30800
-
28 июнь 2022 - 02:55Юрист кемнәрнең хезмәт хакы индексацияләнергә тиеш икәнен аңлатты Хезмәт хакын даими рәвештә бюджет оешмаларында гына түгел, коммерцияле оешмаларда да индексацияләргә тиешләр, дип сөйләде «Российская газета»га юридик фәннәр докторы Иван Соловьев.28500
-
28 июнь 2022 - 12:55Өйдә нәрсәләрне елына бер тапкыр алмаштырырга кирәк? Өйдә елына кименә бер тапкыр алмаштырырга кирәкле әйберләр исемлеге киңәшләр сайтында чыкты.27200
-
29 июнь 2022 - 08:55Корбан гаетендә ничек ял итәбез? 9 июль – Корбан бәйрәме – эшләми торган көн булачак24400
-
29 июнь 2022 - 18:55Татарстанда бу атнада нинди һава торышы була? Бу атнада тагын салкынайта: көндез һава температурасы +19 градустан артмаячак. Гомумән, июнь азагы – июль башында салкынча коры һава көтелә.22600
-
29 июнь 2022 - 04:55Сарымсак угыннан тәмләткечләр рецепты Сарымсак – үзенчәлекле искә ия яшелчә, әмма бик файдалы.21300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Апастово-информ
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-73779 от 12.10.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Хилавиева Гюзель Галимулловна
Адрес редакции: 422350, п.г.т. Апастово, ул. Молодежная, д. 1
Телефон редакции: (84376) 2-13-66. Электронная почта редакции: yolduzz@mail.ru, также на эту электронную почту можете отправить сообщения о фактах коррупции.
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика