Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

ТУГАН ЯККА ТЫЛСЫМЛЫ СӘЯХӘТ

Апаста туып-үсеп, бү­генге көндә Казан шә­һәрендә мөгаллимлек итүче бер төркем райондашлар Апас туган якны өйрәнү музеена очрашуга кайттылар. Россиянең һәм Татарстанның Атказанган укытучысы, педагогика фәннәре докторы, 20 елдан артык укытучыларның белемнәрен кү­тәрү институты ректоры булып эшләгән Рә­шит Исламшин хезмәттәшләрен бер йодрыкка туплап, алар катнашында оешма булдырып кызыклы сәя­хәтләр оештыра. Бу...

Апаста туып-үсеп, бү­генге көндә Казан шә­һәрендә мөгаллимлек итүче бер төркем райондашлар Апас туган якны өйрәнү музеена очрашуга кайттылар. Россиянең һәм Татарстанның Атказанган укытучысы, педагогика фәннәре докторы, 20 елдан артык укытучыларның белемнәрен кү­тәрү институты ректоры булып эшләгән Рә­шит Исламшин хезмәттәшләрен бер йодрыкка туплап, алар катнашында оешма булдырып кызыклы сәя­хәтләр оештыра. Бу юлы да музей директоры Рә­мис Ногманов белән уртак бер фикергә килеп, алар туган ягыбызның тарихы, өлкән укытучыларыбызның гомер һәм хезмәт юлы белән танышуны, ветеран укытучылар белән биредә үк очрашып-сөйләшүне максат итеп Апаска юнәлделәр. "Апас" якташлык җәмгыяте вәкиле Наил Галиуллин аларны транспорт белән тәэмин иткән. Кунакларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ранис Әхмәтшин каршы алды. Шулай ук озак еллар район мәгариф бүлеген җи­тәкләгән Илгизәр Гыйльфанов, якташ-журналистыбыз Хәмзә Бәд­ретдинов та очрашуда катнаштылар. Кунаклар өчен киң эчтәлекле программа тө­зелгән иде. Алар иң элек музей заллары, андагы экспонатлар белән таныштылар, фикер алыштылар, соңыннан яшьлек елларын, хезмәт юлларын искә ала-ала тәмле чәйләр эчтеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: музей