Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Әнәлеләр клуб белән саубуллаштылар

    Иске Әнәле авылында узган атнада республика һәм җирле бюджетка нигезләнеп яңа клуб төзеләчәге билгеле булды. Иске Әнәле авылы бу яңалыкны бик сөенеп кабул итте. Чөнки инде 1883 елда ук төзелгән клуб бинасы шактый искергән, таушалган иде. Бу уңайдан авылның олысы да кечесе дә иске клуб бинасы белән саубуллашырга дип кичәгә...

    Иске Әнәле авылында узган атнада республика һәм җирле бюджетка нигезләнеп яңа клуб төзеләчәге билгеле булды. Иске Әнәле авылы бу яңалыкны бик сөенеп кабул итте. Чөнки инде 1883 елда ук төзелгән клуб бинасы шактый искергән, таушалган иде. Бу уңайдан авылның олысы да кечесе дә иске клуб бинасы белән саубуллашырга дип кичәгә җыелдылар.

    - Иске Әнәледә мәдәнияткә-сәнгатькә гашыйк халык яши. Алар заманча шартлар юк дип тормадылар, клуб гөрләп эшләде, барлык бәйрәмнәр дә күңелле һәм оешкан төстә узды. Инде менә халык соравын искә алып, 100 урынга исәпләнгән клуб төзелеше башланып китәчәк. Ул китапханәне дә үз эченә алачак. Батырлар истәлегенә куелган һәйкәл дә яңарачак, - диде район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәкыйп Шакиров.

    - Юлы дисәң, юлы, суы дисәң, суы бар. Хәзер Иске Әнәледә каз гына түгел, балык үрчетеп була. Фельдшер-акушерлык пункты ерактан ук балкып тора. Мәчетебез гөрләп эшли. Чишмәбез районда да бер генә. Инде менә тагын барлык авыл халкы өчен мөһим яңалык - клублы да булачакбыз. Димәк, авылыбыз әле яши, әле аның киләчәге алда, - ди авылның аксакалы Мостафа Идиятуллин.

    Бу хәбәргә авыл яшьләреннән дә артык клуб мөдире Альмирә Сәлахова шатланды:

    - Туган көнемә мондый зур бүләк ясаганнары юк иде әле, - диде ул зур рәхмәтләрен ирештереп һәм яңа клуб өлгергәнче авыл яшьләрен җыеп, атнага ике тапкыр район мәдәният йортына дискотекага алып барырга хыялы барлыгын да әйтте. Шулай ук мәчеттә вәгазьләр, мөнәҗәтләр кичәләре оештыру теләге белән дә уртаклашты.

    - Мәдәният эшен әти-әниемнән күреп үскән кыз буларак, бу һөнәр миңа бик якын. Бар күңелемне салып эшлим. Әлеге вазыйфага алынуыма ярты гына ел булса да, авылдашларым белән уртак тел таптым, күп төрле кичәләр оештырдык. Инде менә иске клубны сүткәнче, аның белән саубуллашу оештырдык. Кичәгә авылның олысы да, кечесе дә килде, - ди ул.

    Авыл халкы соңгы елларда үзләрендә булган үзгәрешләргә, төзелешләргә сөенеп бетә алмый. Шушы клуб белән берлектә балалар бакчасы да булыр дигән өметләре дә зур аларның.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: