Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Биештә Раштуа бәйрәме

7 январьда православие динен тотучылар Раштуа бәйрәмен билгеләп үттеләр. Раштуа - иң якты һәм шатлыклы бәйрәмнәрнең берсе. Нәкъ менә бу көнне дөньяны коткаручы Иисус Христос туган. Православие динен тотучылар дини бәйрәмгә алдан ук ныклап әзерләнә. Борынгы бер гыйбарә буенча, Раштуага кадәр 6 көн алдан барлык мөһим эшләр дә төгәлләнергә тиеш....

7 январьда православие динен тотучылар Раштуа бәйрәмен билгеләп үттеләр. Раштуа - иң якты һәм шатлыклы бәйрәмнәрнең берсе. Нәкъ менә бу көнне дөньяны коткаручы Иисус Христос туган. Православие динен тотучылар дини бәйрәмгә алдан ук ныклап әзерләнә. Борынгы бер гыйбарә буенча, Раштуага кадәр 6 көн алдан барлык мөһим эшләр дә төгәлләнергә тиеш. Бу очракта аларның еллары уңышлы һәм җиңел үтәчәк. "Аз керемлеләргә, мохтаҗларга булышу да ел дәвамында муллык, байлык алып киләчәк", - диләр. Бәйрәмне алар бары тик яңа киемнәр генә киеп каршылыйлар.

Раштуа бәйрәме Россиядә 988 елдан бирле билгеләп үтелә. Бу милли йола районыбызда да күркәм бер традициягә әверелде. 7 январь көнне Биеш авылында киң колачлы тантана үтте. Иртәдән үк дин тотучылар авыл чиркәвенә җыелдылар. Аларны биредә Буадан килгән протоиерей Иоанн Ткачук каршы алды. Биешкә бу көнне бик күп кунаклар килделәр. Дустанә мөнәсәбәттә, төрле милләт вәкилләре бер-берсен хөрмәт итеп, җылы сәламләштеләр, хәл-әхвәл сорашып, җырлап-биеп күңел ачтылар. Иртәдән үк авыл урамнарын иңләүче бизәлгән атлар, төрле төсләргә кереп янучы чыршы, Кыш бабай, Кар кызы һәм әкият геройлары - барысы да бәйрәмгә милли төсмер, ямь өстәде. Клуб каршында самовар кайнап торды, шашлык пеште, төрле тәм-томнар сатылган сәүдә нокталары яныннан халык өзелмәде. Теләүчеләр бәйрәм боткасыннан авыз иттеләр. Район халкын әлеге изге, якты бәйрәм белән район башкарма комитеты җитәкчесе Фердинат Әхмәтҗанов тәбрик итте. Ул район башлыгы Рәшид Заһидуллин исеменнән иң җылы, иң изге теләкләрен җиткерде. "Районда дуслык-татулык хөкем сөрсен, ил-көннәребез тыныч булсын, уңышларга ирешеп, бер-беребезне хөрмәт итеп яшәргә язсын", - диде ул. Тантана концерт номерлары, сәхнәләштерелгән күренешләр, уеннар белән үрелеп барды. Биредә мәктәп укучылары, мәдәният хезмәткәрләре аеруча зур тырышлык куйды. Протоиерей Иоанн Ткачук милләттәшләрен Раштуа белән котлап, иминлек, тынычлык, сәламәтлек теләде. Ул районда башка дин тотучыларга ихтирам белән карауларын билгеләп үтте, район территориясендә яшәүче төрле милләт вәкилләренең үз традицияләрен һәм йолаларын саклап калу өчен мөмкинлекләр тудырылуына соклануын яшермәде. Ул бу эштә шулай ук район башлыгы һәм җитәкчелегенең өлеше зур булуын әйтте.

Узган ел авыл попы өчен йорт салу турында килешенгән иде. Район башлыгы, Биеш авылында туып-үскән якташлар, барлык теләүчеләр тырышлыгы белән әлеге йорт инде әзер. Бу да милләтләр дуслыгының бер дәлиле.

Раштуа бәйрәме алдыннан мәктәпләрдә укучылар арасында кул эшләре бәйгеләре игълан ителгән иде. Бу көнне Биеш мәктәбендә кул эшләреннән күргәзмәләр оештырылды. Иң яхшы дип табылганнарга район башлыгы урынбасары Гөлчәчәк Мәүлетова Мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырды.

Бәйрәм барышында Биеш мәктәбе спорт залында волейбол буенча ярышлар узды. Шулай ук өлкәннәр өчен мәктәптә чәй табыннары да әзерләнгән иде.

Раштуа бәйрәме чын мәгънәсендә гомумхалык бәйрәменә әверелде, кече Сабан туен хәтерләтте ул. Сәхнәдә рус, татар һәм чуваш җырлары яңгырады. Районыбызда төрле милләт вәкилләренең һәм төрле дин тотучыларның дустанә мөнәсәбәттә, аңлашып, бер-берсен хөрмәт итеп яшәүләре зур бәхет.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Биеш Раштуа