Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Олы Болгаерда өченче “Гармун моңы-йөрәк җыры“ фестиваленә старт бирелде

Фестиваль районара дәрәҗә алды һәм анда Болгаер, Әлмәндәр яклары гармунчылары белән беррәттән Кама Тамагы районының Кләнче, Тәтеш районының Әтрәч авылларыннан ук килгән гармунчылар катнашты.

Үткәрелүе дә быел үзгәрәк-ул авылда кичке уеннар рәвешендә урамда кунакчыл  йорт каршында узды.

Гармунчылар бәйгесенә тамашачылар да бик күп килгән иде. Балалар рәхәтләнеп төрле уеннарда катнашты. Урамда пылау пеште, чәй табыны да оештырылган иде.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев һәм мәртәбәле жюри чыгыш ясаучыларга гадел бәя бирде. Фестивальнең чираттагы этабы бик оешкан төстә узуын ассызыклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев