Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Олыладык данлы якташны

Районыбызның мәшһүр шәхесләре белән хаклы рәвештә горурланырга мөмкинлеге дә, урыны да бар. Шәмбалыкчы авылында туып-үскән данлыклы опера җырчысы, уникаль тенор тавышка ия булган Татарстан, Россия, СССР һәм чит илләрдә опера сәхнәсендә якты бер йолдыз булып балкыган Фәхри Насретдиновның тууына 100 еллыкны үткән якшәмбедә районыбызда бик зурлап билгеләп үттеләр.

Мәрхүмнең балаларын, якын туганнарын махсус автобус белән Казанга барып алдылар. Ә бу нәсел бик ишле - өч дистәгә якын кеше кайтты бу көнне районга. Алар арасында иң кадерле кунак мәшһүр якташыбызның кызы, шулай ук сәхнәне үз иткән һәм төрле сериалларда уйнаучы актриса Ольга Насретдинова да бар иде. Кунакларны зурлап район үзәк музеенда каршы алдылар. Бөек якташыбыз хөрмәтенә әзерләнгән махсус экспозиция белән танышкач та, автоколонна Шәмбалыкчы авылына, тиктормас җанлы эзтабар, Бөек Ватан сугышы ветераны Зиннәт ага Хәйруллин нигез салган җирле музейга кузгалды. Олы кунакларны Зиннәт ага үзе һәм хәзер аның эшен дәвам итүче Гөлнара Хәйруллина каршы алды. Җирле музейда бүген Фәхри Насретдинов һәм тагын бер атаклы якташыбыз Бану Вәлиева истәлегенә багышланган өч меңгә якын экспонат бар. Шуның 1601е Фәхри Насретдиновның тормыш юлына багышланган. Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм башка шәһәрләрдән кайткан кунаклар ул ядкәрләрне кызыксынып карадылар. Күңелләре нечкәргән кунакларыбызның күз яшьләрен күрергә дә насыйп булды миңа.

Ул көнне көндезге сәгать бердә район мәдәният йортында шушы истәлекле датага багышлап бик матур эчтәлекле әдәби-музыкаль кичә дә үткәрелде. Аны Апастан игезәк балалар - Илнур һәм Айнур Сәлаховлар башкарган "Бала белән күбәләк" җыры белән башлап җибәрделәр. Сценарий авторы Рәмис Ногманов кичәнең эчтәлегенә, бизәлешенә зур игътибар биргән. Моны тамашачылар да, районыбыз кунаклары да бик ачык сизде. Якташ җырчыбыз Фердинанд Сәлахов, инде легендага әверелеп баручы тагын бер сәхнә йолдызы Миңгол ага Галиев чыгышларын тамашачылар алкышларга күмде. Кичәдә тагын бер истәлекле мизгел булды. Шәмбалыкчы авылы музеена район башлыгы исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ранис Әхмәтшин 50 мең сумлык Грант тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев