Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Очар кошлар нинди юл сайлар?

Моннан 45 ел элек тәүге тапкыр үз ишекләрен ачкан район балалар сәнгать мәктәбе быелгы чыгарылышта сәхнәне һәм сәнгатьне үз иткән, биредә музыкаль һәм хореографик белем алган утызга якын сәләтле шәкертен олы юлга озатты.

Чыгарылыш тантанасында кичәге укучыларга кү­ңелле дә, моңсу да булуы аеруча сизелде. Самими, нечкә күңелле, матурлыкны үзләренчә аңлаучы яшь пианистлар, баянчылар, курайчылар, җырчылар һәм биючеләр, рәс­сам­нарны да аңлап буладыр. Балалар сәнгать мәктәбендә һәм төп белем бирү мәк­тәбендә укуны бергә үреп алып бару аларга да, сәнгать мәк­тәбенең сигез генә бөр­тек укытучы - остазына да җиңел бирелми... Бу тантанага балалар да, аларның әти-әниләре дә яхшылап әзер­лән­гән­нәр. Чыгарылыш сыйныфы укучылары куйган җыйнак кына концерт, балалар, аларның әти-әниләре укытучы-остазларга тапшырган чә­чәкләр бәй­рәмгә үзгә бер ямь өстәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев