Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

ҮЗЕНӘ ТАРТЫП ТОРА

Апаска килгәч матур җырлар, дөнья хәлләре белән таныштырып торучы бер бина игътибарны үзенә җәлеп итеп тора. Бу - Апас үзәк китапханәсе. Ә эченә керсәң... Һәр китап укучы олы кунак монда, тикмәгә генә беренче каттан икенче катка кадәр кызыл келәм җәелмәгәндер. Китапханәдә үз эшләренең чын осталары эшли, кереп карап чыкканда да...

Апаска килгәч матур җырлар, дөнья хәлләре белән таныштырып торучы бер бина игътибарны үзенә җәлеп итеп тора. Бу - Апас үзәк китапханәсе. Ә эченә керсәң... Һәр китап укучы олы кунак монда, тикмәгә генә беренче каттан икенче катка кадәр кызыл келәм җәелмәгәндер. Китапханәдә үз эшләренең чын осталары эшли, кереп карап чыкканда да күпме мәгълүмат аласың. Бизәлеше - искиткеч, мәкальләр, районыбыз уңганнары, үткәне-бүгенгесе, язучылар-әдипләр турында мәгълүмат, актуаль проблемаларга кагылышлы китап күргәзмәләре, аңлатмалар. Беренче катта урнашкан балалар бүлегендә чын әкияти дөнья. Күргәзмәләре бигрәк оста эшләнгән, әйтерсең китаплары "мине сайла, мине укы" дип кызыктырып торалар. Ә татар халкының үткәнен чагылдырган күргәзмә соклану тудыра, тарихыбыз сагында торучы ядкарь ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев