Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Йөрәктән чыккан йөрәккә үтә

"Сәләт" балалар иҗат үзәгенең "Мушкетерлар" театр коллективы район мәдәният йортында Әмир Камалиевның "Әле кичә генә яз иде" исемле спектакленең премьерасын күрсәтте. Миләүшә Алиуллина җитәкчелегендәге укучылар үз рольләрен бик оста башкардылар. Нәзилә Фәхретдинова, Филипп Карабанов, Гүзәл Бәдретдинова, Илнар Хәсәнов, Инзилә Шәрәфуллина, Фәнзия Галәветдинова, Илнур Фәсхтдинов, Диләрә Насретдинова, Айдар Мөхәммәтов, Ленар Носов,...

"Сәләт" балалар иҗат үзәгенең "Мушкетерлар" театр коллективы район мәдәният йортында Әмир Камалиевның "Әле кичә генә яз иде" исемле спектакленең премьерасын күрсәтте. Миләүшә Алиуллина җитәкчелегендәге укучылар үз рольләрен бик оста башкардылар. Нәзилә Фәхретдинова, Филипп Карабанов, Гүзәл Бәдретдинова, Илнар Хәсәнов, Инзилә Шәрәфуллина, Фәнзия Галәветдинова, Илнур Фәсхтдинов, Диләрә Насретдинова, Айдар Мөхәммәтов, Ленар Носов, Рузанна Әхмәтҗанова образга кереп уйнап, тамашачыны таң калдырдылар. Бу балаларга Ходай камил акыл һәм тел ачкычлары биргән. Алар һәрбер әйткән сүзләрен йөрәкләре аша үткәреп, чын артистларча чыгыш ясадылар. Залдагы халык елады да, рәхәтләнеп көлде дә, ял да итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: театр спектакль "Мушкетеры"