Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Район мәдәният хезмәткәрләре хисап тотты

    Бүген район мәдәният хезмәткәрләре: авыл клублары мөдирләре, сәнгать җитәкчеләре, китапханәчеләр, музей җитәкчеләре башкарган эшләренә хисап тоттылар, киләсе эш планнары белән таныштырып, тәҗрибә уртаклаштылар. Районда соңгы вакытларда күп кенә мәдәни чаралар үтә. Аларның һәрберсен үткәрүдә нәкъ менә район мәдәният хезмәткәрләре зур көч куялар. Авылларда эчтәлекле концерт-кичәләр, авыл көннәре, дискотекалар бик җанлы...

    Бүген район мәдәният хезмәткәрләре: авыл клублары мөдирләре, сәнгать җитәкчеләре, китапханәчеләр, музей җитәкчеләре башкарган эшләренә хисап тоттылар, киләсе эш планнары белән таныштырып, тәҗрибә уртаклаштылар.

    Районда соңгы вакытларда күп кенә мәдәни чаралар үтә. Аларның һәрберсен үткәрүдә нәкъ менә район мәдәният хезмәткәрләре зур көч куялар. Авылларда эчтәлекле концерт-кичәләр, авыл көннәре, дискотекалар бик җанлы оештырылып, халыкта зур тартылу, активлык уятты. Һәр чәршәмбе кичендә Апасның үзәгендә үтүче "Зәлидә" уеннарын да халык атна саен көтеп ала. Апаслылар бар эшләрен читкә куеп, бирегә килеп рәхәтләнеп күңел ачып, җырлап-биеп, уеннарда катнашып дөнья мәшәкатьләреннән арынып тора. Хәзер исә "Зәлидә" уеннары һәр пәнҗешәмбе кичендә Каратун да үткәрелә башлады. Районның мәдәният хезмәткәрләре нәкъ менә соңгы араларда үткән мәдәни чаралар хакында фикер алыштылар. Биредә шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ленар Хантимеров һәм район мәдәният бүлеге җитәкчесе Луиза Сафина да катнашып, район мәдәният хезмәткәрләренең башкарган эшенә бәя биреп, алга таба да уңышлар теләделәр.

    Очрашу барышында Колгына авылы клубы мөдире Зиннәтуллина Гөлүсә Шәйхетдин кызына 50 яшьлек юбилее уңаеннан, авыл халкына күпьеллык нәтиҗәле хезмәт күрсәткәне һәм районның үзешчән сәнгатен үстерүдә зур өлеш керткәне өчен Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырылды.

    Шулай ук Болын-Балыкчы мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Садыйкова Гөлнара Нурулла кызы да авыл халкына мәдәни, нәтиҗәле һәм намуслы хезмәт күрсәткәне һәм районның мәдәни эшчәнлегендә актив катнашканы өчен район мәдәният бүлеге Грамотасына ия булды.

    Район мәдәният хезмәткәрләренә тынгысыз хезмәтләрендә сабырлык һәм иҗади уңышлар, саулык-сәламәтлек телибез!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: