Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Җәүһәрләрне барлаучылар

Район башкарма комитетының аерым Карары нигезендә оештырылган, әле 10 ел элек кенә затлы, район үзәгенең матур бер бизәге булган бинага урнашкан туган якны өйрәнү музее 14 октябрьдә кунаклар чакырды. Рәсми төстә оешуының 20 еллыгын бик тантаналы рәвештә билгеләп үтте.

Тарих җанлы, эзтабар, тиктормас директоры Рәмис Ногманов, аның кул астында эшләүче 4 бөртек хезмәткәрне һәм тулаем районыбызны хөрмәтләп, бу кечкенә генә юбилейга Казан дәүләт музее вәкилләре дә килгән иде. Билгеле инде, бу тантана бүләкләрсез узмады. Казан вәкилләре, район оешмалары, район хакимияте бүләкләре һичшиксез, музейның экспозиция залларында үз урыннарын табачак әле. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары музей коллективына район башлыгы исеменнән 20 мең сумлык Грант тапшырды.

...Сүз уңаеннан, бер тапкыр район башлыгы Рәшид Заһидуллин коллектив белән очрашып-киңәшкәч, эш өчен дип, зур экранлы, плазмалы телевизор бүләк иткән иде. Тантанага җыелган кунаклар алдында аны эшләтеп, сынап карадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: музей