Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Сабан туе җитә дип бүләк әзерләдеңме?!

Бу көннәрдә авыл урамнары гармун моңына, яшьләр авазларына, балалар чыр-чуына күмелде. Милли гореф-гадәтләребез буенча яшьләр авыл урамнарын тутырып Сабан туена бүләк җыйдылар. Бизәлгән атларны, милли киемнәрдән киенгән егет-кызларны күреп өлкәннәр ерак яшьлекләрен искә алдылар. Иске Йомралы авылында клубның сәнгать җитәкчесе Резедә Гайнетдинова һәм китапханәче Динар Хәйруллин тырышлыгы белән бу күркәм...

Бу көннәрдә авыл урамнары гармун моңына, яшьләр авазларына, балалар чыр-чуына күмелде. Милли гореф-гадәтләребез буенча яшьләр авыл урамнарын тутырып Сабан туена бүләк җыйдылар. Бизәлгән атларны, милли киемнәрдән киенгән егет-кызларны күреп өлкәннәр ерак яшьлекләрен искә алдылар.

Иске Йомралы авылында клубның сәнгать җитәкчесе Резедә Гайнетдинова һәм китапханәче Динар Хәйруллин тырышлыгы белән бу күркәм йола иң беренчеләрдән булып үтәлде. Яшьләр йорттан-йортка йөреп бүләк җыйдылар. Һәр йорт хуҗасы үзенең бүләген алдан ук әзерләп куйган иде. Кемдер көрәш батырына дип колгага сөлге, кемдер яулык элде, кемдер чиләккә йомырка салды. Ә Мөнирә Кашафетдинова клубка чиккән сөлге, Рушания Абушева зур шәлъяулык бүләк итте.

Каратунда да Сабан туена бүләк җыю йоласы оешкан төстә узды. Мәдәният йорты мөдире Гөлнур Җәләлетдинова җитәкчелегендә һәр йортка кереп изге теләкләр җиткерелде, бүләкләр алынды. Авыл урамнары буйлап татар халык җырлары агылды, капка төпләрендә, ишегалларында бию көйләре яңгырады. Халыкта бәйрәм рухы, алар игеннәрнең мул, бәйрәмнәрнең имин һәм күңелле узуын теләп, бүләкләрен биреп озатып калдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сабан туена бњлђк ќыю йоласы