Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

“Шурампус” һәм “Рябинушка” бүләк алды

Район башкарма комитетының утырышлар залында узган чираттагы шимбә киңәшмәсе тантаналы шартларда башланып китте. Район башлыгы Р.Н. Заһидуллин төрле республикакүләм чараларда катнашып, лауреат исеме алган райондашларыбызны җиңүләре белән тәбрик итеп, Дипломнар тапшырды.

Табар Черкене авылы клубы каршында эшләп килүче "Шурампус" чуваш-фольклор ансамбле күптән түгел генә Норлат районында "Уяв Пике" бәйгесендә катнашты. Биредә Анастасия Антонова "Уяв чибәре" дигән Дипломга лаек булган иде. Шулай ук Лилия Таһирова милли ашлар бәйгесендә үзенең аш-суга осталыгын күрсәтеп, III урынны алды. Биеш мәдәният йортының "Рябинушка" рус-фольклор ансамбле Лаешта "Каравон-2012" фестивалендә чыгыш ясады. Алар да иҗадилыклары, сәләтләре өчен Дипломга лаек булдылар. Әлеге иҗат коллективларын район башлыгы уңышлары белән тәбрик итеп, җылы, изге теләкләрен ирештерде һәм 30 мең сум күләмендәге сертификатлар бирергә вәгъдә итте. Ансамбль җитәкчеләре һәм биредә чыгыш ясаучылар үзләренә матур, уңайлы, яңа сәхнә киемнәре тектергәне һәм әлеге бүләкләре өчен район башлыгына чиксез рәхмәтләрен ирештерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев