Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Симектән соң һәрчак яңгыр ява

20 июньдә Табар Черкенендә зурлап үткәрелгән Симек бәйрәм-йоласына халык бик күп килгән иде. Бу чара ел да Пасха бәйрәменнән соң 7 атна узгач оештырыла. Күп гасырлык гореф-гадәт буенча чуваш райондашларыбыз бу көнгә кадәр бөтен туганнар, авылдашлар бергә җыелып,"Әти-әниләр көне" үткәрә - үз милләттәшләре күмелгән зиратны җыештырдылар, мәрхүмнәрне искә алдылар. Биредә...

20 июньдә Табар Черкенендә зурлап үткәрелгән Симек бәйрәм-йоласына халык бик күп килгән иде. Бу чара ел да Пасха бәйрәменнән соң 7 атна узгач оештырыла. Күп гасырлык гореф-гадәт буенча чуваш райондашларыбыз бу көнгә кадәр бөтен туганнар, авылдашлар бергә җыелып,"Әти-әниләр көне" үткәрә - үз милләттәшләре күмелгән зиратны җыештырдылар, мәрхүмнәрне искә алдылар. Биредә туып-үсеп, бүген чит җирләрдә гомер итүче черкенлеләр дә көнен туры китереп кайтты бу зур өмәгә, анда барлыгы 100дән артык кеше катнашты. Симеккә зур кунак итеп чакырылган Буа шәһәренең Троица чиркәве изге атакае Иоанн халыкка үз вәгазьләрен укыды, дини йолалар башкарды.
Зираттан соң бар халык урам тутырып түгәрәккә басып дини җырлар башкарды. Кичке якта урман кырыендагы изге имән төбендә корбан чалу йоласында катнашты. Ә бала-чага яңгыр теләп һәр узгынчыны суга коендырды. Ходайның хикмәте киң вә серле, шул көнне үк районның һәр авылы, кырына зарыктырган яңгыр яуды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Симек бђйрђмйоласы