Апастово-информ

"Йолдыз" газетасы - Апас районы

16+
Рус Тат
Мәдәният

Сугыш турында шигырьләр

«Апастово-информ» Бөек Ватан сугышы турында татарча шигырьләр тәкъдим итә

Сугыш
Кызыл белән язган датасы
Шушы көннән тарих битләрендә,
Кара юллар калды барысы.
Батыр уллар, ир-егетләребез
Китә безне, илне сакларга,
Гомерләрен һичтә кызганмыйча,
Биргән вәгъдәләрен акларга.
Явыз дошманны без
Җинеп кайтабыз дип,
Китте газиз әти-абыйлар,
Кайгы хасрәтләрне сизгән кебек,
Елап калды нәни сабыйлар.
Сугыш, нинди тетрәнгеч исем,
Явыз исем, ләгънәт төшкере
Үзе үткән юлда күпме бушлык,
Купме хәсрәт-кайгы китерде.
Күпме ятим, ачы күз яшьләре,
Өләште ул бүлеп һәр йортка,
Һичкемне дә аерып кызганмады,
Күмеп илне-җирне сагышка.
Яшь аналар күпме ялгыз калды,
Ишетелде елау һәр йортта,
Өмет итеп, яхшы хәбәр көтеп,
Хат килгәнне һәркөн фронттан.
Вәхши сугыш, кермә кабат безгә,
Пычырак эзен җирдә калдырып,
Илебездә гөл-бакчалар үссен,
Кошлар кайтсын безгә сагынып.
Чишмәләре челтерәп-җырлап аксын
Һәрвакытта тусын якты көн,
Зәңгәр күктә якты кояш янсын,
Капламасын җирне кара төн.
Фәрит Нуруллин

****

 

Мәңгелек ут

Һәйкәл тора мәйдан уртасында, 
Горур башы аска иелгән. 
Җиңү булып кайткан батыр егет, 
Һәйкәл булып кайткан иленә.

Урамда кыш. Сугыш күптән тынган. 
Дөнья тыныч. Тик кул күшегә. 
Ут янына баш ияргә килә 
Бала-чага, олы кешеләр.

Тышта буран. Чал сакаллы бабай 
Нигә салган әле бүреген? 
Бу ялкында таныш чалым күреп, 
Дустын уйлый, ахры, ул бүген.

...Медале дә юк иде бит хәтта... 
Болай гына... гади бер батыр. 
Атакада ядрә тигәч аңа: 
«Син туктама, — диде, — бара тор...»

Кабереннән күтәрелгәнме ул, 
Җимереп чыккан мәллә төрмәне?! 
...Һәйкәл булып тәне кайткан илгә, 
Мәңгелек ут булып — йөрәге.

Разил Вәлиев

****

 

Тынычлыкның туган көне

Минем бабай орденнарын,

Медальләрен

Такты бүген.

Ялт-йолт итеп тора алар -

Шуңа күрә

Якты бүген!

Бүген бигрәк егетләрчә,

Солдатларча

Атлый бабам.

Бабам белән җитәкләшеп

Мин парадка

Бүген барам!

Җиңүчеләр кебек итеп

Атлыйм мин дә,

Атлый ул да.

«Син — батыр!» — дим мин бабама,

«Син — батыр!» — дип

Мактый ул да.

Ул иң батыр солдат булган,

Мин дә солдат

Булачакмын!

Бабам тыныч ял итсен дип,

Ил чигендә

Торачакмын!

Борчылмагыз!

Үсеп килә

Батырларның

Оныклары.

Бабайларның батырлыгын

Бер малай да

Онытмады!

Иртә тусам, мин үзем дә

Бабам кебек

Булыр идем...

Тынычлыкның туган көнен

Бәйрәм итә

Бүген илем!

 Роберт Миңнуллин

****

"Бабамның медальләре"

Бабамның медальләре күп,
Яңа костюмы тулы.
Тик бабамның – разведчикның
Терсәктән юк сул кулы.

Батырлыгы өчен аңа
Унлап медаль биргәннәр.
Алар шул куркак булмаган,
Разведкага йөргәннәр!

Немецлар тылына кереп,
«Тел» алып кайткан чакта,
Бомбалар шартлап ярылган
Туктаусыз алда, артта.

Менә шунда яраланган
Бабамның сыңар кулы.
Таза чакта ничә тапкыр
Айкаган немец тылын.

Ерак илләрдә булган ул,
Бик күп шәһәрләр алган!
Яңа батырлыклар эшләп,
Медальләр тага барган.

Мин сокланып карыйм аңа,
Баһадир безнең бабай!
Әмма үзе бик аз сүзле,
Мактанмый бер дә алай.
Самат Шакир

 

****

 

Мәңгелек ут яна мәйданнарда

Мәңгелек ут — ялкыннардан һәйкәл —

һәлак булганнарга сугышта.

Мәңгелек ут — алар сулышы ул,

тоташылган безнең сулышка.

Алар исән безнең күңелләрдә,

дәвамнары — безнең гомерләр.

Алар миндә яши,

алар синдә яши,

алар бездә мәңге яшәрләр!

Булыйк кына лаек

алар буынына

алмаш булып килгән

без — яшьләр!..

Мәңгелек ут яна мәйданнарда —

күк йөзенә төшә шәүләсе.

Алда — тормыш, бөтен барлыгында —

яшисе дә безгә, яшисе…

 Рөстәм Акъегет

****

 

Җиңү көнендә

Яз сулышы белән бергә

Бәйрәм йөри, авыл буйлап.

Күрше Сәрби әби генә

Яшен сөртә, авыр сулап.

 

Мин чәчәкләр җыям аңа,

Бүлмәсенә ямьнәр тулсын.

Җиңү белән бергә илгә

Улы кайткан кебек булсын...

 Резеда Вәлиева

****

 

Җиңү парады

Җиңү парадында

җиңүчеләр бара.

Текәлеп,

бирелеп кара.

Сугыш — авыр яра,

сугыш — үлем.

Әмма безнең бәйрәм,

безнең тантана бүген.

Саклап калдык

кешелек җирен,

кешелек күген.

Кешеләрне,

кошларны,

туасы таңнарны,

туасы җаннарны.

Җиңүчеләр даны

йолдызларга китәчәк.

Җиңү көнен

Җиһан үзе бәйрәм итәчәк.

Тугызынчы Май —

кешелек язында

мәңгелек чәчәк.

 Кави Латыйп

****

 

Җиңү яулаганнар онытылмас!

Басып кергән дошман Җиребезгә,

Герман иле сугыш башланган.

Авылларны, шәһәрләрне җимереп,

Җиргә күпме бомба ташлаган.

Җинү яулап кайтырга сүз биреп,

Фронтка киткән күпме әтиләр.

Авыр эштән газап чиккән толлар,

Һәр көн саен арткан ятимнәр.

Сугыш! Сугыш! Күпме кара кайгы,

Күпме авырлыклар китергән.

Балаларның киләчәккә дигән,

Якты өметләрен үтергән...

Без бәхетле буын, азатлыкта,,

Һәм муллыкта гына яшибез.

Җинү яулаганнар онытылмас!

Бердәмлектә бергә көчлебез!

 Рәмзия Вәлиева

****

 

Җиңү бәйрәме
Кырык бердә
Җырлап ирләр китте...
Онталмыймын шушы иртәне.
Күңел кыры һаман бушап бара,
Хәтер саклый әле күпләрне.
Ул чагында
Дошман явы килде,
Сөремләнде офык читләре.
Канга сусап, улап чыкты
Чик буеннан фашист этләре.
Ата – улын,
Ана кызын озата,
Мәхшәр көнемени шулчаклы.
Сафлар булып көрәш мәйданына
Күтәрелде бөтен ил халкы.
Ташкын төсле ургып, нәфрәт таша,
Йөрәк сызлый, күңел яралы.
Һәрбер кеше ил язмышын
Үз язмышы итеп карады.
Тез чүкмәдек
Дошман каршысында –
Ихтыяр да, көч тә җитәрлек.
Көрәш кырын узган
Ал байракны
Рейхстаг өстенә үк күтәрдек.
Тарих белми
Мондый батырлыкны,
Һәйкәлләрдә чәчәк бәйләме.
Планетабыз буйлап аваз сала
Тантаналы Җиңү бәйрәме.
Фәрит СУФИЯРОВ

****

 

Хәтер уты
Җиңү көнен алып килә язлар,
Алар саный заман агышын.
Азлар инде, азлар хәтерлидер
45 нең җиңү балкышын.
Кайгы сарды илне 41 дә,
Кара сөрем илне каплады.
Чыклы таңда тынычлыкны бозып,
 Дошман үтеп илне таптады.
Илгә хәвеф иңде 41 дә,
Ир, улларын озатты аналар.
Күпләре бит газизләрен соңгы тапкыр,
Соңгы тапкыр кочты аталар.
Газиз җирен, тынычлыкны яклап,
Ятып калды бөркет егетләр.
Күкрәк белән утны капладылар,
Җиңелмәскә ант бит иттеләр.
Җиңү көне килде зур яу аша,
Җимерелде кала-салалар.
Гомер буе көтте газизләрен
Тол аналар, ятим балалар.
Җиңүчеләр, сезгә баш иябез,
Ватан-ана сезгә дан үрә.
Җиңел тормыш килде, сезнең
Аккан каннар бәрабәренә.
Гасырлар да җуймас бу җиңүне,
Хөрмәт сүнмәс бездән – сезләргә.
Мәңгелек ут кебек йөрәкләрдә
Хәтер уты янар мәңгегә!

Галиәхмәт ГАТИН

****

 

Җиңү көне
Җиңү көнен алып килде безгә
Кырык бишнең ямьле май иртәсе.
Исән кайтканнарның күңелендә
Сакланадыр сугыш хатирәсе.
Озатып калды авыл ир-егетне,
Күз яшьләре аша җан сыкрады.
Бушап калды авыл ятим булып,
Хатын-кызлар, бала-чага калды.
Күпме күз яшьләре түгелгәндер
Ана. балаларның күзеннән.
Иңнәренә төшкән авырлыкка
Күпме чыдап, күпме түзелгән.
Бала-чага көтте әтиләрен,
Хатын-кызлар газиз ирләрен.
Туган иле өчен бик күбесе
Батырларча йомды күзләрен.
Чит туфракта ятып калды алар
Һәм китапка керде исемнәр.
Халкы өчен җанын кызганмады,
Герой булып кайтты исәннәр!
Үзе кайтмаса да, даны аның
Һәйкәл булып җирдә калыкты.
Исән-сау калганнар алып кайтты
Җиңү көнен барча халыкка.
Сафлар гына ел да сирәгәя,
Исәннәргә хөрмәт күрсәтик!
Тыныч булып атсын таңнарыбыз,
Аяз күкле илдә без яшик!
Нурия НИЗАМИ

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев