Төбәк Черкене авылы клубында рәсемнәр конкурсы үткән
Төбәк Черкене авыл клубы мөдире Любовь Антонова авыл халкы, балалар арасында төрле кызыклы конкурслар үткәрергә ярата.
“Минем гүзәл Төбәк Черкенем” исемле фотолар конкурсында мәсәлән, уннан артык кеше катнашты. Иң матурлары сайлап алынып, алардан махсус фотоальбом төзелде. Ул даими яңарып, тулыланып тора. Жыйнак кына клуб диварлары аерым темалы стенд-күргәзмәләргә бик бай. Сәхнә дә буш тормый авылда. Кыскасы, яшь мөдирнең кулларыннан гөл тама...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев