Төбәк Черкене авылында Питрау көненә багышлап Авыл көне үткәрү күркәм гадәткә керде
Бу эштә һәрчак авыл җирлеге башлап йөри.
Татар, Табар һәм Төбәк Черкене авыл мәдәният йорты, клуб хезмәткәрләре матур бәйрәм программасы әзерли. Җирле “Шурумпуч“ милли ансамбле, Биешнең “Рябинушка“ вокаль ансамбле, авыл яшьләре, өлкәннәр халык уеннарында катнашып, түгәрәккә басып уйнап җырлый-бии. Концерт караганнан соң авылда кичке дискотека уздырыла.
Быелгы, узган җомга кичендә дә Төбәк Черкенендә Питрау бәйрәме дә менә шулай уздырылды. Бу чарада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев та катнашты һәм район башлыгының котлавын ирештерде. Ул шулай ук авыл халкы һәм бәйрәмгә махсус кайткан кунакларга киләсе елда кырык еллар чамасы элек салынган авыл клубына капиталь ремонт үткәрелү мөмкинлеге каралуын да хәбәр итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев