«…Төнге маҗаралар аркасында бөтен тән авырта, күзләр ябыла, бер дә эшлисе килми иде…»
«…Гөлшат, авыр булса да, авыруларны карап чыкты, көндәлек үзгәртмәләр кертте. Шулай әкренгенә көн уртасы җитте. Фәимә апа Гөлшат утырган бүлмәгә кереп:
- Гөлшат Равилевна, әйдәгез чәйләп алыйк, колхоз эше бетмәс, - дип, үз бүлмәсенә чакырды.
Гөлшат өлкән шәфкать туташы бүлмәсенә кергәндә, самавыр гөрләп кайнап утыра, Фәимә апа чәй әзерләп йөри иде.
- Кичәге биюләрдән соң аякларыгыз авыртадыр? - дип, көлеп сорап куйды ул.
- Әз генә бар, сизелә, кичәге концерт өчен бик зур рәхмәт. Хезмәт хакы алгач, билетларга акчасын бирермен, - дип, Гөлшат өстәл янына барып утырды.
- Акча турында борчылма, бирерсең әле. Син кичә, биеп, кирәген биргәнсең, ярты авыл егете сиңа гашыйк булган. Мине бүген телефоннан шалтырата-шалтырата аптыратып бетерделәр, эшләргә бирмиләр.
- Ярар инде, Фәимә апа, кичәге хәлләр өчен минем үземә дә оят, - диде Гөлшат.отан
- Хәйдәренә хәтле бүген сине сорап шалтыратты, - дип, чәйләр ясый-ясый дәвам итте Фәимә апа.
- Фәимә апа, Хәйдәрнең тавышы шундый матур, ул җырчы Рәмискә караганда, йөз тапкыр яхшырак җырлый. Кичә, аңа каршы чыгып, шундый матур итеп җырлады. Хәтта Рәмис сәхнәдән төшеп качарга мәҗбүр булды.
-Шул кирәк аңа, авылдашлары янына кайтып, фонограмма белән чыгыш ясый бит, дошман калдыгы. Бер дә ояты юк. Халык аңа акча түләп килә, ә ул? Хәйдәр белән алар инде күптәннән дошманнар, бер-берсенә, җаен туры китереп, төрттереп куймасалар, күңелләре булмый.
- Нишләп алай? - диде Гөлшат, кызыксынып.
- Алар бит туганнар. Аларның әниләре бертуган.
- Ә нишләп алайса дошманнар дисең?
- Аның сәбәбе бар.
- Йә, Фәимә апа, сөйлә инде. Беләсең бит, без хатын-кызлар, андый кызыклы әйберләрне тыңларга яратабыз, - дип, Гөлшат чәй эчүеннән дә туктады.
- Чәеңне эч, суына. Җиде-сигез еллар элек Хәйдәр Ләйлә исемле күрше авыл кызы белән йөри иде. Уланы бик яратты. Вәгъдәләшеп, туйга әзерләнеп йөри башладылар. Шул чакта май бәйрәмнәрендә Рәмис концерт белән районга килгән иде. Хәйдәрләр икәүләшеп барганнар, концерт беткәч, сәхнә артына кергәннәр. Шунда Рәмис шул кызга күз төшергән, күрәсең. Ул вакытта әле өйләнмәгән иде, кызның Казанда укып йөргән чагы. Хәйдәр, институт бетереп,
авылга кайтып эшли башлаган иде. Күрәсең, Рәмис белән теге кыз Казанда очрашкалаганнар. Туйга бер атна калганда, теге кыз Хәйдәргә: «Мин кияүгә чыкмыйм», - дигән. Рәмис тә аңа өйләнмәде, Хәйдәр дә гафу итмәде. Шулай итеп туй алдыннан аерылыштылар.
- Ә ул кыз хәзер кайда?
- Чаллыда эшли бугай, кияүгә дә чыкмаган,
дип ишеткән идем. Ләкин анысын төгәл генә әйтә алмыйм. Башка монда кайтканы булмады. Минем кызыксынганым юк. Хәйдәрдән сорарга яхшы түгел.
- Хәйдәрнең кызы бармы соң?
- Юк, шуннан бирле егетнең кызларга күңеле катты. Шуңа күрә синең турында сорашуы да миңа бик сәер тоелды. Халык аның турында, ул
эшкә өйләнгән, дип сөйли. Көн-төн колхоз эше белән мәшгуль. Ярый әле ул бар, колхоз күптән банкротка чыккан булыр иде, рәис күптән колхоз эшләрен агрономга тапшырган инде.
Кинәт ишек шакыдылар, машина йөртүче Мансур керде:
- Фәимә апа, районга даруларга барасыбыз бар, сез әзерме?
- Әзер, әзер. Мин хәзер, Мансур, халатымны алыштырам да чыгам. Син мине урамда көтеп тор.
- Кәгазьләрне алырга онытмагыз, - дип, Мансур чыгып китте.
-Фәимә апа, мин өстәлне үзем җыештырырмын, сез борчылмагыз, барыгыз.
- Ярар, алайса, ачкычны Тәнзиләгә калдырырсың, ул бүген дежурга килергә тиеш. Без, бәлки, бүген районда кунарбыз, иртәгә генә кайтырбыз. Син, кызый, кара, мин булмаганда, егетләрнең башларын әйләндереп йөрмә тагын, - диде дә Фәимә апа, папка белән документларны алып, бүлмәдән чыгып китте…»
Реклама 12 +
Дәвамын укыйсыгыз килсә китабы безнең редакциядә сатыла бәясе 150 сум.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев