Апастово-информ

"Йолдыз" газетасы - Апас районы

16+
Рус Тат
Мәдәният

Туганнарны, дусларны очраштырды Апас сабан туйлары

Апас Сабан туе быел да шаулап-гөрләп узды, якты, матур мизгелләргә бай булды. Милли бәйрәмебез дус-туганны, милләттәшләребезне, классташларны, дусларны, якташларны очраштырды. Бар мәйдан бер булып күңел ачты, җыр-моң дөньясында йөзде, уеннарда катнашты.

Сабантуй быел Россия халыкларының бердәмлеге елына, Татарстан Республикасында Хәрби һәм хезмәт даны елына, бөек шагыйрь Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланды. Шулай ук 6 июнь – Рус теле көне буларак, бөек шагыйрь Александр Пушкин да искә алынды.

 

Төрле милләт вәкилләренең дус-тату гомер итүе - ныклы нигез ул

Сабан туен район башлыгы Айрат Җиһаншин ачып җибәрде.

-Сезне чын күңелдән Сабантуй бәйрәме белән тәбрик итәм. Бу көннәрдә без, гадәттәгечә, җирлегебездә яшәүче барлык халыкларны берләштереп, милли гореф-гадәтләребезгә, туган телебезгә һәм мәдәниятебезгә ихтирам күрсәтеп, олы бәйрәмгә җыелабыз. Без бүген Ватан иминлеге хакына фидакарьлек күрсәтүчеләргә, тыныч тормышны саклап калучыларга, шулай ук районыбызның икътисади куәтен арттыруга зур өлеш кертүче хезмәт алдынгыларына тирән рәхмәтебезне белдерәбез. Төрле милләт вәкилләренең дус-тату гомер итүе - республикабыз, илебезнең  һәм районыбызның киләчәге өчен ныклы нигез ул. Сабантуй - ул тырыш хезмәтнең тантанасы. Язгы кыр эшләрендә уңышлары булган авыл хезмәтчәннәренә, барлык район халкына олы рәхмәтемне җиткерәм. Сабантуй шатлык-куанычлар, онытылмаслык мизгелләр алып килсен! - диде район башлыгы.

Айрат Җиһаншин барлык аграрийларга, механизаторларга, терлекчеләргә, кошчылык эшен алып баручыларга авыр, әмма игелекле хезмәтләре өчен тирән рәхмәтен белдерде, һәр гаиләнең төбәк иминлегенең нигезе булуын билгеләп узды. Районыбызда башкарылган эшләр, һәр кеше өчен мөһим булган социаль объектлар төзелү һәм төзекләнүдә ярдәм иткән Республика җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Сабан бәйрәменә район яхшы күрсәткечләр белән килде. Районда 52 мең  чәчү җире бар. 2026 ел уңышы өчен 33 мең гектардан артык сабан культуралары чәчелде, шул исәптән бөртекле һәм кузаклы культуралар - 14,8 мең гектар, техник культуралар - 15,7 мең гектар. Сабан культураларын чәчүне беренчеләрдән булып “АгроАктив”, “Табар” һәм “Шаһабиев” хуҗалыклары тәмамлады.

Сабан туенда бүген Ил иминлеге сагында булган егетләр кат-кат телгә алынды. 300 гә якын ир-егетебез махсус хәрби операциядә катнаша. Алар хәрби бурычларын намус белән үти, батырлык үрнәге күрсәтә.

-Тыныч тормышта хәрби егетләргә ярдәм итүче ныклы тылыбыз бар. Районда 58 волонтерлык үзәге оешкан. Алар тарафыннан 30 меңнән артык хәрбиләр өчен кирәкле әйберләр әзерләнеп, махсус хәрби операция зонасына җибәрелде. Волонтерларның һәрберсе читтәге егетләргә көч, өмет өсти, туган як җылысын бүләк итә. Алтын, уңган, тырыш кулларыгыз, олы йөрәгегез өчен рәхмәт, - диде район башлыгы.

Районнан махсус хәрби операция зонасына 22 тапкыр гуманитар йөк киткән. 250 тонна йөк егетләргә һәм Луганск Халык Республикасының Рубежное һәм Лисичанск шәһәрләренә тапшырылган. Җитәкче бу эшкә өлеш кертүче һәркемгә дә олы рәхмәтен белдерде.

Россия Дәүләт Думасы депутаты, “Апас” якташлар җәмгыяте җитәкчесе Марат Нуриев та Сабан туеның иң күңелле милли бәйрәм булып торуын, һәр ел саен ашкынып туган ягына кайтуын билгеләп узды.

-Сабан туе – язгы эшләрдән соң барыбызны да очраштыра, хезмәткәрләрнең эш нәтиҗәсе барлана. Чәчкән игеннәребез матур итеп үсеп, мул уңышлар белән сөендерсен, рәхәтен, бәрәкәтен дә күрергә насыйп булсын. Бүген төрле җирләргә сибелгән якташларыбыз да күп кайтты, кайта алмаучылардан күп сәламнәр алып кайттык, - диде ул.

Сабан туе сәхнәсендә җәмгыять алдындагы күпьеллык хезмәтләре, туган ягыбызның социаль-икътисади үсешенә керткән өлеше, район халкына фидакарь хезмәт иткәне өчен Апас муниципаль район Советы карары белән, куратор, “Ак Барс” идарәсе җитәкчесе Зөфәр Гәрәевка “Апас районының Мактаулы кешесе” исеме бирелде.

 

Алар – Ил иминлеге сагында

Сабан туеның иң кадерле кунаклары – махсус хәрби операциядә катнашучы, хәзерге вакытта туган якларга кыска вакытлы ялга кайткан егетләр иде. Апас егетләре Равил Сәгъдиев, Алексей Семенов, Морзалардан Нәфис Борһанов, Күкшемнән Рафис Вәлиуллин, Дәүләкидән Андрей Тимеркин алкышлар астында сәхнәгә күтәрелделәр. Алар туган якларда, әти-әниләре, якыннары янында уздырган көннәрдә шундый матур бәйрәмдә катнашулары өчен шат иде.

-Туган як гел сагындыра, шулай да ир-егет кулына корал алырга, тынычлык өчен өлеш кертергә тиеш. Исән-сау, җиңү белән кайтырга насыйп булсын һшрбер ир-егеткә, - диде Равил Сәгъдиев.

 

Хезмәт батырлары мәйдан түрендә

Сабантуй флагын иң күп чәчү чәчкән “АгроАктив” хуҗалыгы җитәкчесе Фәрит Рәхимов, “Ибраһимов һәм К” оешмасы механизаторы Альфир Газизов һәм 2025 елның баш батыры Раян Нургалиев күтәрде.

Хезмәт батырлары, алдынгылар, иң яхшы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре яшел тасмаларын тагып, бер-бер артлы сәхнә түренә чакырылды. Алар фидакарь хезмәтләре өчен бүләкләнде, рәхмәт сүзләрен кабул итте.

“АгроАктив” хуҗалыгының директор урынбасары Фәргать Сибгатуллин Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының Рәхмәт хатын алды. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәхмәт хатына районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе финанс-икътисад бүлеге белгече Зөмәрә Кәлимуллина һәм “АгроАктив” хуҗалыгы механизаторы Илгизәр Җәләлиев лаек булды.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы Рәхмәт хатын Кече Күккүз авылыннан крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Илдүс Хәбибуллинга, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы “Апас-мол” агрофирмасы тракторчы-машинисты Илфат Сәмигуллинга, Рамил Вафинга, Рамил Шаһиәхмәтовка, Илмас Хәбибуллинга, Рафаэль Нуруллинга һәм башкаларга бирелде.

Фәргать абый Сафин тормыш баскычлары буйлап та үз көче белән күтәрелгән җитәкче. Хезмәт юлын районның һөнәр училищесын тәмамлаганнан соң, “Ракета” колхозында шофер буларак башлап җибәргән. Берничә ел авыл хуҗалыгы берләшмәсендә гараж мөдире вазифасын үти. Ул 2016 елда “АгроАктив” авыл хуҗалыгы берләшмәсенә директорның беренче урынбасары итеп билгеләнә. Инде менә 10 ел эшен төгәллек белән, иңнәрендә зур җаваплылык тоеп эшләргә тырыша. Аның өчен басу-кырлар да якын, авыл халкына, хезмәткәрләргә дә хөрмәте зур.

Фаит Сабиров – “Иң яхшы крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе”. Аның терлекчелек фермасы Янгелде авылы башында пай җире мәйданчыгында урнашкан. Хуҗалыкта 16 савым сыеры бар. Быел Фаит Сабиров “Агростартап” программасы нигезендә 5 миллион грантка лаек булган. Аның нигезендә техника һәм маллар сатып алган. 14 ел элек төзелгән шәхси ярдәмчел хуҗалык крестьян-фермер хуҗалыгына әверелгән.

Акхуҗа авылыннан Илнур Мөхәммәтшин иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән райондашлар арасында иде. Аның эш стажы 45 ел. 40 елдан бирле чөгендер үстерү эшендә катнаша. Үзе сызган буразналардан мул уңышлар җыеп, хезмәт җимешләре белән горурланып яши.

 

 

Күргәзмәләрдә – “Печән базары”

Сабан туе мәйданына кергәндә һәр елдагыча гармун-тальян моңнары, җырлар каршы алды. Бизәлгән ат та бәйрәмнең милли төсмере иде.

Кәргәзмәләрдә районыбызның тормыш-көнкүреше, милләтләр дуслыгы, һәр милләтнең ризыклары, гореф-гадәтләре чагылыш тапты. Быел “Печән базары” сурәтләнде. Әлеге базарда кәгазьгә төргән кыздырылган көнбагыштан башлап, кабарта, кош телләре, үлән чәйләре, кул токмачы, тере куян, әтәч һәм башкалар сатылды. Тегү машинасы белән төрле чигүләр башкарылды. Сабан туеннан ук чигешле “Апас” язулары белән киемнәрдән кайтып китүчеләр булды. Бу эшне Коштавылыннан Тәскирә Хафизова башкарды.

6 июнь – Рус теле көне буларак, бөек шагыйрь Александр Пушкин да “кайтып баскан”. Кечкенә Апуш исә кунакларны “каршы алырга ук чыккан”. Кечкенә эшмәкәрләр үзләренең кул эшләрен тәкъдим итте. Зур оешмалар хезмәт уңышларын барлады. “Апас” мичендә пешкән кабартма исе бар болынга таралды. Янәшәдә генә Тукай иҗатына багышланган күргәзмә эшләде.

Кечкенә Габдулла үзенең тормыш юлын сурәтләде. Печән базары, күргәзмәләр белән таныштырды. “Печән базары” сәхнәсендә үзешчәннәр һәм кайткан кунаклары чыгыш ясады, халыкны каршы алды. Элекке чор киемнәре белән фотозона ясалды. Шул ук вакытта изге азан яңгырады. Әлеге дога белән Сабан туйга фатыйха бирелде.

Апаста эшләп килүче кошчылык фабрикасы вәкилләре “Апас” йомыркасын һәм нәни чебиләрен алып килгән иде.

-Кошчылык фабрикасында 1 миллион тавык йомырка сала. Көн саен 700 мең йомырка җыябыз. Бу көннәрдә генә 400 мең чеби кайтты. Бүген генә 85 мең чеби кабул итеп алдык. Тагын яңа төркем көтәбез. Залларны юабыз, чебиләрне кертәбез. Үскән чебиләрне тавык бүлекләренә күчерәбез. Ел азагына йомырка салучы тавыклар саны 1 миллион 500 мең булыр дип көтелә. Күргәзмәгә алып килгән йомыркаларны, чебиләрне Сабантуй кунакларына, балаларга өләштек, - диде кошчылык фабрикасы җитәкчесенең җитештерү буенча урынбасары Рамил Яруллин.

 

“Фидакарьләр бизи Сабан туен”

Быел Сабантуй күренеше “Фидакарьләр бизи Сабан туен, мәйдан уртасында дан тота” исеме асында узды. Биредә хезмәт династияләре, төрле һөнәр ияләре чыкты. Мисал өчен ташчы, сыер савучы, тракторчы, шәфкат туташы, банк, эчке эшләр бүлеге хезмәткәре һәм башка һөнәр ияләре бар иде. Халыкны Сабан туе мәйданында самовардан чәй эчәргә чакырдылар, зур касәләр белән белән бәйрәм чәе тәкъдим иттеләр. Биредә мәдәният хезмәткәрләре, укучылар, сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүчеләр, Каратунның “Хыял” бию төркеме, башкаладан “Казан” бию төркеме чыгыш ясады. Күренеш мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан Наил Касыймов сүзләре, Вил Усманов көенә язылган “Халкыма” җыры белән тәмамланды.

 

Сабантуйда - 1602 данә мич кабартмасы

Сабантуй бизәге – милли ризык та мәйдан түренә чыкты. Быел 1602 данә мич кабартмасы пешерелгән.

Сабан туеның бу күңелле дә, тәмле дә өлеше берничә ел дәвам итә. 2023 елда 150 килограммлы бавырсак пешерелде. 2024 елда 50 килограмм авырлыкта 500 өчпочмак бәйрәм сые булды.  2025 елда кунаклар түбәтәй формасында Иделаръягы зонасында иң зур милли ризык 260 килограмм 780 граммлы чәк-чәктән авыз иттеләр.

Мич кабартмасы Апас халкының иң кадерле һәм күркәм традицияләренең берсе. Әлеге кабартмаларны Лилия Зәйнуллина җитәкчелегендәге хезмәткәрләр пешергән. Тәмле кабартмалар иң элек Апас районында бер гасыр гомер итүче райондашларыбызга бирелде. Колчык авылыннан 102 яшьлек Бибисара Миңнебаевага, Карамасардан 100 яшьлек Гыйлаҗ һәм Мансура Миңнуллиннар тәмле кабартмалардан авыз итеп, яшьлекләрен искә төшергәндер.

Бик күпләр күңелендә туган, ни өчен 1602 кабартма, дигән сорауга, алып баручы Земфира Мөхәммәтшина җавап бирде.

-Тарихи чыганакларда Апас авылына 1602 яшь дип язылган. Бер кыз алкасын суга төшереп җибәрә. Ул кайгырып утырганда аксакал килә. Ул Габбас исемле егетнең алканы табып бирәчәген әйтә. Тик, ул егеткә кияүгә чыгарга вәгъдә бир, шул сулык буенда урнашып, яшәп китегез ди. Бу суны алкаң табылган хөрмәткә – Табар, ә сез урнашкан урынны Габбас хөрмәтенә – Апас дип атарсыз дип тә әйтә. Бу вакыйга 1602 елда була. Әппәз күлләре һәм Апасыбыз уртасыннан агучы 424 еллык Табар елгасы халык күңелендә тарихи вакыйга булып саклана, - ди ул риваятьне искә алып.

Гран-при – Кече Болгаерда

Апас Сабан туеның кече сәхнәсендә көн дәвамында матур чыгышлар яңгырады. Биредә Кече Болгаер, Зур Күккүз, Түбән Биябаш, Шыгай, Кече Бакырчы, Багыш, Шәмбалыкчы авылы мәдәният хезмәткәрләре һәм үзешчәннәре тарафыннан иҗат бәйгесе барды. Әлеге чара Халыклар бердәмлеге елы уңаеннан оештырылды. Барлык авыллар да зур әзерлек белән килгән иде.

Иҗат бәйгесендә гран-прига Кече Болгаер мәдәният йорты лаек булды. 1 урында – Шыгай, 2 урында Зур Күккүз, Кече Бакырчы, 3 урында – Шәмбалыкчы, Урта Биябаш, Багыш авылы мәдәният хезмәткәрләре оештырган чыгышлар. Аларга Сертификатлар бирелде.

 

Махсус кунак - Илсөя

Сабан туе сәхнәсендә “Казан” бию ансамбле чыгыш ясады. Шулай ук ут күршеләребез – Башкортстан Республикасының танылган артистлары, эстрада йолдызлары сәхнә түрендә булды. Бәйрәмнең махсус кунагы – Илсөя Бәдретдинова. Мәйдан тулы халык аңа кушылып җырлады, биеде.

 

Батырга – чиккән сөлге

Сабантуй батырларының иңенә быел да чиккән сөлгеләр салынды. Аларны районыбызның уңган куллы апалары чиккән. Бәйрәм алдыннан һәр авылда Сабантуйга бүләк җыю йоласы башкарылды. Чиккән сөлгеләрне алар үз куллары белән колгага бәйләде һәм Ил-көнгә тынычлык, мул уңышлар, көрәш келәмендә җиңүләр теләде.

- Олы Болгаердан Рушания апа Гарифуллина бишенче ел рәттән, Заготзерно бистәсеннән Гөлфирә апа Дәүләтшина дүртенче ел рәттән, Каратуннан Эльвира Тимергазиева өченче ел, Әлмәндәрдән Рафизә Хафизова икенче ел, Үтәмештән Гөлфирә Кормашева икенче ел сөлге чигәләр. Быел шулай ук Олы Бакырчыдан Ландыш Моталлапова, Үтәмештән Галина Вәлиева, Зур Күккүздән ? Зөһрә Юнысова да сөлге чигеп тапшырды. Уңган, тырыш куллы апаларга рәхмәт, - диде алып баручы Земфира Мөхәммәтшина.

 

Милли кием бәйрәм бизәге булды

“Апас” якташлар җәмгыяте һәм район Советы тарафыннан оештырылган “Милли кием” бәйгесендә гаиләләр, оешма коллективлары, яшүсмерләр, балалар белән бергә җыелып төркем-төркем катнаштылар.

-Бу юлы катнашучылар тагын да күп. Милли кием – бәйрәм бизәге. Татар, рус, чуваш халкының милли киемнәрен матур итеп киеп килгәннәр. Якташлык җәмгыяте белән бергә җыелып кайттык. Бүләкләр алып кайттык. Сабантуй - милли бәйрәм. Бар милләтләр бергә җыелып бәйрәм итә. Бәйгегә 29 гариза керде. Оешмалар, гаиләләр, шәхси кешеләр дә бик тырышып әзерләнгән. Бу эшне тагын да дәвам итик, - диде “Апас” якташлар җәмгыяте җитәкчесе Марат Нуриев.

Быел милли кием бәйгесенә үзгәрешләр кергән, номинацияләр күбәйгән. Гаиләләр, оешма хезмәткәрләре, яшүсмерләр, балалар арасында төркемнәр оешып, татар, рус, чуваш халкының милли киемнәрен киеп, әлеге матур бәйгедә катнаша алдылар. Бар бит ул иҗади, һәр тәкъдимне эләктереп алып, янып-көеп, тырышып бәйгегә килүчеләр!

“Милли кием” бәйгесендә 9 төркем бүләкләр алды. “Татар милли киеме” номинациясендә беренче урынга 13 кешедән торган Әлфия Сафиуллина җитәкчелегендәге “Ханзәдә” хисапчы кызлары чыкты. Икенче урында – Апастан Сафиннар гаиләсе. Аларның Казахстаннан кайткан кунаклары да милли киемнән Сабантуйга килгән.

Өченче урында – Гөлнара Садыйкова җитәкчелегендәге, 11 кешене берләштергән “Апас сылулары” казначылык кызлары һәм музей хезмәткәрләренең “Мирас” төркеме.

“Чуваш милли киеме” номинациясендә – беренче урында күп балалы, 3 буын милли киемнән килгән Муштаковлар гаиләсе. Икенче урында – Орешкиннар. Өченче урында – күп балалы Таймановлар гаиләсе.

“Рус милли киеме” номинациясендә 1 урында - Орешкиннар гаиләсе, икенче урында – “Русская душа” төркеме.

“Казан, Апас, Борнаш, Казахстан – әнә шундый төркем белән килдек. Сабантуй күңелле бәйрәм. Аны тагын да матур итәсебез килде, - ди Роза Сафина.

Табар Черкенендә яшәүче Орешкиннар да гаилә белән килгән.

-Көтмәгәндә шундый зур бүләк алдык. Без бик шат. Оештыручыларга рәхмәт, - диде алар.

Үзәкләштерелгән бухгалтерия кызларының девизлары да бар: хисапта – төгәллек, киемдә – миллилек!

 

Сабантуйда - ГТО

Сабан туе мәйданында халык һәм спорт уеннары янәшәсендә үк ГТО нормативлары тапшыручылар да булды.

-Барлыгы 50гә якын Сабан туе кунагы ГТО нормативлары тапшырды. Арада биремнәрне алтын яки көмеш билгеләргә үтәүчеләр дә бар. Үзләрен сынап караган һәр кешегә афәрин диясе килә, - ди әлеге чараны оештыручы Марсель Хисамов.

 

Көчле хатын кызлар эх дигәнче көндәшен җиңде

Уеннар балалар өчен аерым, олылар өчен үзәк мәйданчыкта оештырылды. Капчык сугышы, йомырка ташу, чүлмәк вату, таяк тарту, гер күтәрү, аркан тарту, катыктан тәңкә эзләү, капчык киеп йөгерү һәм башкаларда кеше бетеп тормады. Сәүдә нокталары, ашханәләр хезмәт күрсәтте, батут, карусель, буйлы курчаклар эшләде.

Әтәч тоту уенында олысы-кечесе бар көченә чапты. Барлыгы 10 әтәч бәйрәм кунаклары кулына күчте. Бер әтәчне Казан егете Нияз Нурмөхәммәтов тотты.

-Бәйрәм уеннарында катнашырга яратам. Әтәч тә бер дә тоттырмас кебек иде. Ләкин мин тырыштым! – диде ул.

Сатмыштан Гөлназ Сәлахова һәм аның килене Алсинә дә берәр әтәч эләктереп, бәйрәмнән матур кошларны култык асларына кыстырып кайтып киттеләр.

-Бүген бәйрәмдә күбрәк балаларны уйнаттым. Ләкин менә насыйп булгач, әтәчле дә булдым. Бәйрәм матур бара, дөньяларыбыз тыныч булсын, - диде Гөлназ.

Кул көрәшендә ир-атлар белән бергә хатын-кызлар да көч сынашты. Көчле хатын кызлар эх дигәнче көндәшен җиңде. Бәйгедә Апастан Рамилә Камалетдинова беренче урынны яулады. Икенче урында Кайбычтан Рамилә Шәвәлиева, өченче урын -  Аксубай кызы Алсу Йосыпова кулында.

 

Ат чабышы мәйданында мотошоу оештырылды. Аларны халык шулай ук яратып күзәтте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев