Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Прокурор хәбәр итә

Гади, сабыр, олы җанлы да сез...

Районда аны белмәгән хатын-кыз юктыр. Алар өчен ул табиб кына түгел, киңәшче, сердәшче, хәлеңне аңлаучы дус та. Ул дистә еллар дәвамында ару-талу белмичә, кешегә килгән шатлыкны да, борчуны да үз йөрәге аша үткәреп эшли бирә. Сүзем - район үзәк шифаханәсенең баш акушер-гинекологы, бала тудыру бүлеге мөдире Новакова Рәзинә Салих кызы...

Районда аны белмәгән хатын-кыз юктыр. Алар өчен ул табиб кына түгел, киңәшче, сердәшче, хәлеңне аңлаучы дус та. Ул дистә еллар дәвамында ару-талу белмичә, кешегә килгән шатлыкны да, борчуны да үз йөрәге аша үткәреп эшли бирә. Сүзем - район үзәк шифаханәсенең баш акушер-гинекологы, бала тудыру бүлеге мөдире Новакова Рәзинә Салих кызы турында. Коштавылы кызы иң элек Буа медицина училищесында, аннан соң Казан медицина институтында белем алып, тәҗрибә туплагач, 1986 елда район үзәк шифаханәсенә эшкә кайта. Югары категорияле табиб райондашларының сәламәтлеген кайгыртып, вакыт белән исәпләшмичә хезмәт итә. "Һәр ананың, сабыйның исәнлеге, аларның елмаюларын күрү минем өчен иң зур бәхет", - ди Рәзинә Салиховна. Оешма, учреждениеләрдә эшләүче хатын-кызлар янында да, мәктәпләрдә дә еш була, аралаша, киңәшләрен бирә, сабыр гына аңлата ул. Булачак аналарның холкын яхшы белгәнгә уртак телне тиз табып күңелләренә үтеп керә белә. Әнә шуңа да хөрмәт итәләр аны.

Гаиләсендә дә бәхетле әни, дәү әни, тормыш иптәше ул. 18 октябрьдә 55 яшьлеген каршылаучы бу мөлаем табибәгә саулык, уңышлар телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: современник замандаш