Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Мин туган җиргә баш ияргә кайттым...

Туган җир, туган туфрак, туган нигез дигән төшенчәләрнең кадере яшәгән саен арта бара. Кендек каны тамган җир авылдашларны, якташларны җыя, берләштерә. Данлы райондашлар үзләренең изге эш-гамәлләре белән сөендерүләрен дәвам итәләр. Сатмышта да Сара һәм Роза Каратайлар тырышлыгы белән гап-гади бер көн чын бәйрәм төсен алды. Тантанада районара янгынга каршы көрәш...

Туган җир, туган туфрак, туган нигез дигән төшенчәләрнең кадере яшәгән саен арта бара. Кендек каны тамган җир авылдашларны, якташларны җыя, берләштерә. Данлы райондашлар үзләренең изге эш-гамәлләре белән сөендерүләрен дәвам итәләр. Сатмышта да Сара һәм Роза Каратайлар тырышлыгы белән гап-гади бер көн чын бәйрәм төсен алды. Тантанада районара янгынга каршы көрәш бүлеге җитәкчесе Леонид Ромачков, авыл җирлеге башлыгы Заһид Шәрәфиев, дин әһелләре, укучылар һәм авыл халкы катнашты.

Муллалар нәселенең дәвамчысы Исмәгыйль хәзрәт заманында Сатмыш авылының иң укымышлы, зыялы кешесе, аксакалы булган. Инде вафатына күп еллар узса да, авылда исеме онытылмый, аны бүген дә Сатмышта тирән хөрмәт белән искә алалар. 1993 елда биредә иман йорты ачыла һәм аңа авылдашларының хәер-фатихасы белән, бертавыштан Исмәгыйль исеме кушыла. 29 сентябрьдә оныклары тәкъдиме һәм тырышлыгы белән мәчеткә Исмәгыйль исемен мәңгеләштерүче мәрмәр такта куелды. Тантанага Исмәгыйль хәзрәтнең оныклары - Татарстан Республикасының Атказанган логопеды Сара Сәгыйть кызы Каратай һәм Татарстан Республикасының Атказанган табибы, фәннәр кандидаты, ТР Гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар оборонасы министрлыгының медицина бүлеге җитәкчесе Роза Сәгыйть кызы Каратай, аларның балалары, гаиләләре кайткан иде. Алар катнашында мәчет намазы укылды, догалар кылынды, сәдакалар таратылды, бүләкләр бирелде. Кунаклар шулай ук мәчетне төзекләндерү, яңарту эшләренә дә өлеш кертергә теләк белдерделәр. "Туган як гел үзенә тарта. Безнең тамырларыбыз монда бәйләнгән. Мин туган җиремә баш ияргә кайттым. Якташларымны яратам, ихтирам итәм, хәлемнән килгәнчә ярдәм итәргә тырышам", - диде Роза Сәгыйть кызы очрашу ахырында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дом–музей памятник истории