Ялларыбыз күңелле үтәр
Ял һәм бәйрәм көннәрендә районда нинди мәдәни чаралар уза. Бу хакта район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәкыйп Шакиров җиткерә: - Ялларыбыз, 31 октябрь, җомга кичендә "Без наркотикларга каршы" дип исемләнгән чара белән башланып китә. Яшьләр өчен тематик, уен-көлкеле, җыр-биюле, тамашалы кичә булачак бу. Башлана 18.00 сәгатьтә. 1 ноябрь көнне 14.00 сәгатьтә...
Ял һәм бәйрәм көннәрендә районда нинди мәдәни чаралар уза. Бу хакта район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәкыйп Шакиров җиткерә:
- Ялларыбыз, 31 октябрь, җомга кичендә "Без наркотикларга каршы" дип исемләнгән чара белән башланып китә. Яшьләр өчен тематик, уен-көлкеле, җыр-биюле, тамашалы кичә булачак бу. Башлана 18.00 сәгатьтә.
1 ноябрь көнне 14.00 сәгатьтә Сатмыш мәдәният йортында "Бу дөньяга без килгәнбез икән, юкка түгел, юкка түгелдер..." дигән әдәби-музыкаль кичә үтәчәк. Анда районыбызның танылган шәхесләре катнаша.
4 ноябрь, 18.00 сәгатьтә - Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан, район мәдәният йортында җирле үзешчәннәр катнашында концерт була.
7 ноябрь көнне, танылган җырчы Венера Ганиева үзенең шәкертләре белән "Йолдызлар фабрикасы"н тәкъдим итә. Концертта Танай-Турай авылы егете Илнар Хәсәнов та чыгыш ясый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев