Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Их, син, Нәүрүз чибәре, язлар белән кил әле!

Ямьле язның беренче ае дөнья буйлап атлый. Март җиһанны уята: кар-бозларны эретә, агачларга җан өрә. Шулай ук март бәйрәмнәргә дә бай. Борынгы бабайларыбыздан калган бәйрәмнәрнең берсе - Нәүрүз дә, март аена туры килә. Нәүрүз - ул Яңа көн дигәнне аңлата. 21 март - яз фасылының көн белән төн тигезләшкән көне....

Ямьле язның беренче ае дөнья буйлап атлый. Март җиһанны уята: кар-бозларны эретә, агачларга җан өрә. Шулай ук март бәйрәмнәргә дә бай. Борынгы бабайларыбыздан калган бәйрәмнәрнең берсе - Нәүрүз дә, март аена туры килә. Нәүрүз - ул Яңа көн дигәнне аңлата. 21 март - яз фасылының көн белән төн тигезләшкән көне. Бу табигатьтә чын-чынлап яз башланган көн.

Безнең мәктәбебездә дә, "Халык җәүһәрләре" түгәрәгенә йөрүче укучылар тарафыннан оештырылган Нәүрүз бәйрәме гөрләп үтте. Укучылар бәйрәмдә халкыбызның моңлы жырларын, дәртле биюләрен, борынгы такмакларын башкардылар. Шулай ук "Нәүрүз" һәм "Кыш бабай" командалары җырлы-биюле уеннар уйнадылар, көчләрен сынаштылар. Бәйрәмгә йомгак ясап, барлык тискәре сыйфатларны үзенә туплаган карачкы яндырылды. Балалар исә акыллы, әдәпле булырга, яхшы укырга, тискәре гадәтләрдән ерак торырга сүз бирделәр. Нәүрүз бәйрәме һәркемнең күңеленә бик хуш килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Навруз 21 март