Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Яшьлек бит ул җәйге яшен кебек, яшик һәр мизгелнең кадерен белеп

Күңелеңнән моң ургылып торганда җырламый түзеп була мени!? Яшьлек дигән гүзәл илдә бу моңнар аеруча сихри, көчле, аһәңле яңгырый. Район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге тарафыннан оештырылган "Яшьлек" фестивале бу сүзләрне тагын бер кат исбатлады. Авылда яшәп, төрле өлкәләрдә хезмәт итүче яшьләребез арасында җырга-моңга, сәхнәгә, сәнгатькә гашыйклар бихисап....

Күңелеңнән моң ургылып торганда җырламый түзеп була мени!? Яшьлек дигән гүзәл илдә бу моңнар аеруча сихри, көчле, аһәңле яңгырый. Район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге тарафыннан оештырылган "Яшьлек" фестивале бу сүзләрне тагын бер кат исбатлады. Авылда яшәп, төрле өлкәләрдә хезмәт итүче яшьләребез арасында җырга-моңга, сәхнәгә, сәнгатькә гашыйклар бихисап. Иске Йомралы һәм Каратун мәдәният йортларында узган сайлап алу турларында 40 яшькә кадәрле 80 кеше катнашты. Алар арасында инде сәхнәне үз итеп өлгергәннәре дә, яңа гына тамашачы алдына чыкканнары да бар иде. Жюри җыр, бию, нәфис сүз, кул эшләре номинацияләрендә иң-иңнәрне сайлап алды. 18 декабрьдә район мәдәният йортында "Яшьлек" фестиваленең гала-концерты узды. Бу хакта тулырак газетабызның киләсе саныннан укырсыз.

Рәсемдә: "Иң оригиналь үзешчән сәнгать төре" номинациясендә бүләкләнүче Кызыл Тау авылыннан Илсөяр Сафина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яшьлек–2012 яшьлек фестимваль