Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Яшьлегем дип өзелеп җырлар идем

Өлкәннәр һәм хезмәт ветераннары өчен оештырылган республикакүләм "Балкыш" фестивалендә районыбыз өлкәннәре җыр-моң, бию, нәфис сүз буенча көч сынаштылар. Һәм Буа шәһәрендә үткәрелгән зональ бәйгедә 8 район өлкәннәре белән ярышып жюри тарафыннан югары бәяләнделәр. Аларның һәркайсы янып торган яшьлекләрен туган илебезне, туган Апасыбызны ныгытуга багышлаганнар, алар әле бүген дә сафта, безнең...

Өлкәннәр һәм хезмәт ветераннары өчен оештырылган республикакүләм "Балкыш" фестивалендә районыбыз өлкәннәре җыр-моң, бию, нәфис сүз буенча көч сынаштылар. Һәм Буа шәһәрендә үткәрелгән зональ бәйгедә 8 район өлкәннәре белән ярышып жюри тарафыннан югары бәяләнделәр. Аларның һәркайсы янып торган яшьлекләрен туган илебезне, туган Апасыбызны ныгытуга багышлаганнар, алар әле бүген дә сафта, безнең арада кайныйлар. Араларында күпме талант ияләре - рәссамнар, кул эшләре осталары, язучылар һәм бик күп башка төр һөнәр ияләре бар. Район тамашачысы ару-талу белмәс бу өлкәннәр чыгышын тыңлап Республика көнен бәйрәм иткәндә кабат хозурланды. Һәркайсы искиткеч чыгыш ясады. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ранис Әхмәтшин зона бәйгесендә җиңгән өлкәннәрнең һәркайсына һәм оештыручы-җитәкчеләренә ТР мәдәният министрлыгы һәм ТР ветераннар (пенсионерлар) җәмәгать оешмасы Советы исеменнән Дипломнар тапшырды, һәрчак шулай балкып яшәүләрен теләде.

Рәсемдә: Әҗем авылыннан хезмәт ветераны Рәймә апа Илалова һәм клуб мөдире Гөлнар Сәгытдинова да истәлекле бүләкләргә лаек булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фестиваль "Балкыш"