Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

“Язгы сандугачлар” язны якынайтты

Район тамашачысын мәдәният йортына иң күп җыючы тамаша нинди икән дисәгез, җыр-моңга гашыйк йөзләгән райондашыбыз: "Язның беренче бәйрәме - 8 Март алдыннан үткәрелүче "Ике моң" бәйгесе" дияр. Район мәдәният йортында алтынчы ел рәттән үткәрелеп килүче бу җыр бәйгесе никадәр үзешчәннәребезне сәхнәгә чыгарды һәм елдан-ел камилләшә баручы матурлык, гүзәллек бәйрәменә әйләнде....

Район тамашачысын мәдәният йортына иң күп җыючы тамаша нинди икән дисәгез, җыр-моңга гашыйк йөзләгән райондашыбыз: "Язның беренче бәйрәме - 8 Март алдыннан үткәрелүче "Ике моң" бәйгесе" дияр. Район мәдәният йортында алтынчы ел рәттән үткәрелеп килүче бу җыр бәйгесе никадәр үзешчәннәребезне сәхнәгә чыгарды һәм елдан-ел камилләшә баручы матурлык, гүзәллек бәйрәменә әйләнде. 6 март көнне узган бу тамашада да зал шыгрым тулы иде. Быел ул "Язгы сандугачлар - 2013" исеме белән чыгарды парлы җырчыларны сәхнәгә. Һәр ел саен без биредә яңадан-яңа, сәләтле җырчыларыбыз белән танышабыз. Быелгы программада үзгәрешләр дә шактый иде. Кече Күккүз клубы мөдире Гөлүзә Зәйнуллина катнашында театральләшкән шаян күренеш белән ачылып китте ул. Алып баручылар да ике пар булып, җырлары, мәзәк сүзләре белән үзгәлек биреп тордылар. Рәмис Ногманов белән Гөлия Хәйруллина, Ранис Әхмәтшин белән Рания Зиннуровалар теләсә нинди сәхнәдә дә үзләрен күрсәтә алырлык. Парлы җырчыларга килгәндә исә, хатын-кызлар дуэтына быел өстенлек бирелгән. Сәхнәгә чыгучыларыбызның киемнәре, прическалары, үз-үзләрен тотышлары да искиткеч иде. Бәйгедә катнашкан 12 парга да жюри гадел бәя бирде. Рамил Сәмерханов белән Гөлинә Муллахмәтова бертавыштан "Язгы сандугачлар - 2013" бәйгесенең җиңүчеләре булып танылдылар. Апалы-сеңелле Рания Михайлова белән Рамилә Әхмәтҗанова "Иң сәләтле пар", Иске Йомралыдан сәхнә ветераннары Гөлсинә Гашыйгуллина белән Наил Ибраһимов "Гасырлар моңы", Ландыш Галиуллина белән Фәнис Сафин "Иң тыйнак пар", Рамилә Вавилова белән Фәрит Корбангалиев "Иң серле пар", "Сәләт"тән өстәмә белем бирү укытучысы Ләйсән Төхвәтуллина үзенең укучысы Раилә Гатауллина белән "Иң матур җыр", Рания Зиннурова һәм Альберт Сәләхетдинов "Иң назлы пар", Апас телекомпаниясе хезмәткәрләре Гөлнара Сөнгатуллина белән Гөлназ Вәлиева, "Иң креатив пар", Айрат Айтуганов белән Фәридә Әскәрова "Иң сөйкемле пар", Гөлнара Галиәкбәрова белән Регина Салавиева "Иң сылу пар", әниле-кызлы Резеда Мостафина белән Светлана Комарова "Гаилә дуэты", Гөлия Хәйруллина белән Рәмис Ногманов "Иң моңлы пар" номинацияләрендә җиңүчеләр булып танылдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ике мон язгы сандугачлар