Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Апас үзәк китапханәсендә “Библиотөн” узды

“Библиотөн” Бөтенроссия акциясенә Апас үзәк китапханәсе дә кушылды

Әлеге акция кысаларында, китапханә үзенең эш вакытын һәм ысулын үзгәртте. Китапханә иртәнге сәгать 8дән кичке сәгать сигезгә кадәр эшләде. Районыбыз китапханәчеләре әлеге акциядә дүртенче тапкыр катнаша. 
-Акциянең максаты райондашларыбызны китап укуга җәлеп итү, яңа укучылар табу. Бу төндә китапханә, музей, китап кибетләре ишекләрен ача. Акция быел “Китап тылсымы” темасы астында үтә. Кичәбез җыр-моң, уеннар, төрле бәйгеләр, күңел ачулар белән уза, - диде район үзәк китапханәсе җитәкчесе Гөлчәчәк Ахманова. 
Бу кичне китапханәгә килүче һәркемне китапханә хезмәткәрләре, төрле әкият геройлары шигъри юллар белән сәламләп каршы алды. Бина эченә узгач “Библионочь2018” фотомарафонына кушылырга мөмкин иде. Фотозона “Төн серләренә кагыл” дип исемләнгән. 
Китапханәнең фойесында исә кул эшләре күргәзмәләре урын алган. Зина Латыйова, Зәйнәп Яруллина, Флера Насыйбуллина, Мөслимә Сәйфетдинова, Резедә Хөснуллина, Гөлназ Зиннәтуллина үзләренең сокландыргыч кул эшләрен тәкъдим итте, тәҗрибәләре белән уртаклашты, мастер-класслар күрсәтте. Берсеннән-берсе оста иде алар. 
-Авырып киткәнемә 7 ел вакыт узды. Мин өйдә вакытта алмазная мозаика җыю белән шөгыльләнәм. Зур-зур картиналарым белән өй тулды. Бүген мин аларны райондашларга күрсәттем. Бик матур сүзләр ишеттем, - ди Апастан Флера Насыйбуллина. 
Китап уку залына узган һәркемне Фатыйх Хисамов җитәкчелендәге балалар сәнгать мәктәбенең республикакүләм бәйгеләрдә җиңү яулаган гармунчылары каршы алды. Яшь булуларына карамастан, өздереп уйнадылар алар. 
“Библиотөн”гә балалар да, яшьләр дә, өлкән буын да килде. Күп әниләр балаларын алып килеп, матур үрнәк күрсәтте. Балалар өчен әзерләнгән бүлек аеруча да күңелле иде. 
Чара “Сәләт” балалар иҗат үзәгенең “Мушкетерлар” театр түгәрәгенә йөрүче яшь артистлар чыгышы белән башланды. Миләүшә Алиуллина җитәкчелегендә шөгыльләнүче балалар артистлардан кимен куймады. Аннан мультфильмнар карау, төрле уеннар белән дәвам итте. Өлкәннәр яшь чактагы кичке уеннарын искә төшерде, күмәкләп җырлар җырлады. 
Һәркем кайнар коймак, чәй, тәм-томнардан авыз итте. 
Бу хакта тулырак “Йолдыз” битләрендә. 
Ләйлә Шиһабиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев