Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Апаслылар Волгоград шәһәрендә Сталинград азат ителү тантаналарында катнашты

Янгелде авылы фермеры, яшьлек елларында Германиядә чикләнгән Совет гаскәрләрендә хезмәт иткән 55 яшьлек Илһам Баһавиев дуслары белән бергә 12-14 апрельдә Волгоград шәһәрендә Сталинград азат ителү тантаналарында катнашты

-Без Татарстаннан бу чарага үз машинабыз белән бардык,-ди Илһам. -Бөек Җиңүнең 72 еллыгына район үзәгендә яшьлек елларында Германиядә солдатта булган чордашларыбыз белән бергәләп монумент-һәйкәл төзеп, аны тантаналы итеп ачуга ирешкән идек. Бу җәмәгать оешмасында бүген 100 апаслы теркәлде. Аларга Россия Оборона министрлыгы аша махсус таныклыклар, истәлекле медальләр дә кайтардык һәм иң активларга аларны район хәрби комиссариатына чакырып тапшырдык. Бу оешманы Татарстан күләмендә отставкадагы генерал   Молоствов җитәкли, ул яшьләр арасында бик акыллы хәрби-патриотик, җәмәгать сәясәт-эшчәнлеге алып бара.

 Канатланып китеп, үз көчем һәм якын дусларым, авылдашым Илгизәр Вәлиев  белән быел туган авылым Янгельдедә Бөек Ватан сугышы яу кырларында мәңгелеккә ятып калган авылдашларым, илгә җиңү алып килгән фронтовиклар хөрмәтенә обелиск-һәйкәл төзедем. Анда Тәүгелдедә туып үскән Советлар Союзы Герое Салават Кәримовны да мәңгеләштердек. Минем әтиемнең  абыйсы Гайфетдин Баһавиев 1943 елның 1943 елда Сталинград сугышында һәлак булганын белә идем. Шунда Татарстан делегациясе составында баргач, барыбызны да бик яхшы каршы алдылар. Мамай курганы, туганнар каберлекләре, Ватан-ана монументы, Батырлар Аллеясына апаслылар исеменнән чәчәкләр куйдык. Шуннан туганар каберлегеннән бер уч туфрак та алдым. Аны Янгельдедә үзебез төзегән Батырлар Обелиск-һәйкәленә матурлап урнаштырачакбыз. Туганнарым, авылдашларым, Волгоградка минем белән бергә барган, Германиядә хезмәт иткән дусларым-Илгизәр Вәлиев, Александр Карлин, Хәбир Нәбиуллин, Госман Галимов та минем бу ниятемне бик хупладылар.

Бик матур теләкләрең чынга ашсын Илһам! Батырлар даны-мәңгелек. Шуны чынга ашыруың, яшь апаслылар арасында хәрби-патриотик, Ватаныңны ярату хисе тәрбияләү, тырыш һәм булдыклы булуың башкаларга бик матур үрнәк. Синең һәм дусларыңның бу изге, саваплы эшләренә бик зур рәхмәт, Уйлаганың һәрчак чынга ашсын, афәрин сиңа!

 

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев