Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Олы Бакырчыда кабак бәйрәме булып узды

Олы Бакырчы мәдәният йорты фойесы 24 сентябрь көнне көзге ярминкәне хәтерләтә иде.

Иртәдән кабактан ясалган тәм-томнар, пешкән ризыклар, киендерелгән кабаклардан күргәзмә өстәлләр ясалып авыл халкына тәкъдим ителде. "Кабаклар патшалыгында" бәйрәме кабакның безнең тормышта тоткан урыны, файдасы турында сөйләшү белән башланды, уеннар, җыр бию белән дәвам итте. Соңыннан бергәләшеп кабак бәлеше, кабак кушып пешерелгән ботка, коймак белән чәй эчтек. Бәйрәмдә катнашкан һәркемгә олы рәхмәтемне белдерәм.

Ландыш Моталлапова мәдәният йорты җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев