Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Үтәмеш кызы Зөһрә Шәрәфетдинова “Татар кызы“ бәйгесендә уңыш яулады

Үтәмеш кызы, кечкенәдән сәнгатькә, сәхнәгә, җыр-моңга гашыйк Зөһрә Шәрәфетдинова республикакүләм “Татар кызы“ бәйгесендә катнашты. Ул иң элек Арчада узган сайлап алу турларында катнашты. Анда үзен лаеклы танытып, республикакүләм бәйгегә чакыру алган иде. Республика турында 11 кыз катнашты. 

Бәйге биш номинациядә үтте. Иң беренче кызлар үзләре белән таныштырды. Икенче этапта биюдәге сәләтләрен күрсәттеләр. Өченче бирем буларак, жюрилар биргән сорауларга тапкыр җаваплар бирделәр. Дүртенче биремдә спорт костюмы һәм туп белән бию осталыкларын сынадылар. Бишенче бирем - өй эше - кызларның үз районнарында туып-үскән күренекле, үрнәк хатын-кызлар белән таныштыру булды. 
Зөһрә барлык биремнәрне дә зур осталык белән башкарды. Ул “Халык гүзәле“ номинациясендә җиңү яулады. Аңа Диплом һәм күп санлы бүләкләр, чәчәкләр бирелде. 
–Районның мәдәният хезмәткәрләре миңа зур ярдәм итте. Миләүшә апа Алиуллина, Регина Мөхетдинованың зур булышлыгын тойдым. Рөстәм абый Мингазиев һәрчак терәк булырга тырышты. Һәм, әлбәттә, әти-әнием, дәү әти-дәү әнием, якыннарым миңа зур көч өстәде. Рәхмәт аларга, – ди Зөһрә. 
Котлыйбыз сине, Зөһрә! Алга таба да уңышларың күп булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев