Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

15 ноябрьгә районда барлыгы 25 зур янгын чыгу очрагы теркәлде

Район янгын куркынычсызлыгы дәүләт инспекторы Илдар Вәлиев кисәтә:

-15 ноябрьгә районда барлыгы 25 зур янгын чыгу очрагы теркәлде. Иң аянычы шул-аларда ялкын-төтеннән бер дистәгә якын кеше зыян күрде. Араларында гомерләре бик иртә киселгәннәр дә бар. Каратун, Чүрибураш халкы бу гыйбрәтле хәлләр шаһиты булды. Узган ел торак секторда ут-янгын чыгу, фаҗига очраклары азрак булуын да искәртеп китү урынлы булыр.

Безгә килеп ирешкән хәбәрләр буенча, тирә-юнь төбәкләрдә, аерым авылларда “йорт эчендә, бүлмәдә төтен таралса, бик каты әче тавыш белән шул хакта автомат режимда тавыш бирүче сигнализатор апппаратын куярга кирәк, югыйсә штраф язачаклар”,-дип, шул сигнализаторны 1000-1500 сумга сатып, куеп йөрүче елгыр адәмнәр пәйда булган. Киемнәре дә янгын инспекторларынына охшаган, диләр. Алдана күрмәгез, дәүләт хезмәткәрләренең моңа хокукы да, мөмкинлеге дә юк. Авылыгызда андый адәмнәр, ялган инспекторлар пәйда булса, шул хакта бик тиз генә район янгын хезмәтенә, авыл җирлегенә, район хокук сакчылары, прокуратурага хәбәр итегез!

Төтен сигнализаторының чын бәясе 250-300 сум гына тора. Аны Казандагы махсуслашкан, рөхсәт-лицензиясе булган сату нокталарыннан эшләтеп карап, тикшереп кенә сатып алыгыз. Йорт-фатир түбәсенә аны үзегез дә бик җиңел генә урнаштыра аласыз. Ул “Крона” типлы батарейка белән эшли, ел саен аны алыштырып кына торасы. Безнең район кибетләрендә дә аны сатуга куючылар булырга мөмкин, алардан алсагыз да акчагызны түләгәнче батарейкасын куеп, дөрес һәм төгәл эшләвен тикшертегез.

 Районда авыр тормыш хәлендә калган, ярдәмгә мохтаҗ гаиләләр яшәгән йортларның халәте, кышка, җылыту-ягу сезонына әзерлеген район башкарма комитеты, авыл җирлекләре, халыкны социаль яклау район идарәсе белән бергә комиссия карап, даими күзәтеп тора.  Аерым йорт-фатирларга берничә дистә шундый, ут-төтенне зур янгын чыкканчы ук сизеп, хәбәр бирүче компактлы, автоном сигнализаторлар куелды. Бөтен район торак фондын колачлау, шундый аппаратлар булдыруда ярдәм итү мөмкин түгел.

-Әйткәнемчә, ул җиһаз артык кыйммәт тормый, аны монтажлау өчен белгеч эзләп йөрисе түгел. Мал-мөлкәтегез, гомерегез һәм сәламәтлегегез турында кайгыртыгыз, алданмагыз,-дип кисәтә инспектор Вәлиев.

 Район җитәкчеләре, төрле дәүләт оешмалары вәкилләре катнашында үткән авыл җыеннарында да ул халыкка шуны аңлатты. Аның дөрес, бик вакытлы кисәтү, хезмәт үрнәген барыбыз да тиешенчә бәяләсәк иде. “Сакланганнны гына саклармын” диләр, түгелме?!.

Ришат Җамалиев.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев