25 декабрь – Хәтер көне!
1979нчы елларда башланып киткән Әфган сугышы күп кенә гаиләләргә олы хәсрәт китерде, яп-яшь егетләрнең язмышын астын-өскә китерде. Республикабыздан 10 меңгә якын егетебез илебез чикләрен саклау максатыннан Әфган җирләренә барып, чүлләр-таулар арасында сугышкан.
Безнең районнан исә әлеге сугыш хәрәкәтләрендә 200дән артык егет катнашкан. Бүгенге көндә районыбызда 70кә якын әфган сугышы ветераны яши. Алар да бу афәтләрнең барлык авырлыкларын үз җилкәләрендә татып, батырлык күрсәткән егетләребез.
Әфган сугышында 10 ел эчендә барлыгы 15 меңнән артык совет солдаты һәм офицеры һәлак булды. Тарих битләреннән күренгәнчә, һәлак булучы дошманнар саны ике миллионга җитә. Әлеге сугыш халыкыбыз күңелендә тирән эз калдырды.
“Бу көн безнең өчен хәтер көне. Алга таба да бер-беребезне югалтмыйча, бердәм булып яшик. Сәламәт булыйк!”, – дип теләкләрен җиткерә Апас һәм Кайбыч районнары хәрби хәрәкәт ветераннарының Координацион Советы җитәкчесе, ветеран-әфганчы Фәнис Зәйнуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев