Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

29 октябрь – инсультка каршы бөтендөнья көрәш көне

Әлеге көн 2004 елдан билгеләнә. Чир дөньяда үлемгә китерә торган төп сәбәпләрнең берсе булып тора.

(29 октябрь, “Апастово-информ“).


Табиблар белдерүенчә, инсультка китерүче төп сәбәпләр - югары кан басымы, организмда холестеринның күп булуы, тозлы ашау, тәмәке тарту, спиртлы эчемлекләр куллану, аз хәрәкәтләнү.

“Туклануга игътибарлы булырга кирәк. Тозны күп куллану кан басымын күтәрә. Калийга бай ризыклар: банан, эремчек ашарга кирәк. Күбрәк яшелчә һәм җиләк-җимешләр, С витаминына бай ризыклар ашагыз. Кеше көнгә ким дигәндә ике сәгать саф һавада йөрергә тиеш. Йокы, ял һәм эш дөрес режимда барсын. Сәламәт яшәү рәвеше алып бару сорала. Шулай ук артык тазарудан сакланырга кирәк. Артык авырлык кан басымы күтәрелүгә китерә. Инсульт бик куркыныч әйбер. Аның кайчан булачагын алдан белеп булмый. Теләсә кайсы урында, теләсә кайсы вакытта булырга мөмкин“, – диде район үзәк хастаханәсенең табибәсе Гөлсинә Гайнуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев