3 декабрь – Халыкара инвалидлар көне
Ул бер генә көн белән чикләнми: 1-10 декабрьдә мөмкинлекләре чикле кешеләрнең ункөнлеген үткәрү гадәткә керде.
Физик-акыл мөмкинлекләре чикләнгән райондашларның проблемаларына игътибарны җәлеп итү максатында билгеләп үтелүче ункөнлектә барыбыз да изге гамәлләр кылыйк. Хәлдән килгәнчә теләктәшлек күрсәтеп, ярдәм итик. Тормышта һәрбер адым авырлык белән бирелсә дә, мөмкинлекләре чикләнгән райондашлар сынмыйлар-сыгылмыйлар, кечкенә генә җиңүнең дә тәмен белеп яшиләр. Көндәлек тормышларында, эшләрендә аларга һәрвакыт ярдәм кулы сузучыларга рәхмәтебезне белдерәбез. Барыгызга да алдагы тормышыгызда күңел күтәренкелеге, шатлык-сөенечләр генә телибез.
Айрат Җиһаншин, муниципаль район башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев