3 июльдә Апастан гуманитар йөк китәчәк
Махсус хәрби операция зонасына гуманитар йөк илтү өчен район башлыгы җитәкчелегендәге делегация юлга җыена.
(1 июль, “Апастово-информ”).
Иминият компаниясе коллективы да әлеге изге эшкә кушылды. Алар гуманитар ярдәм җыю үзәгенә махсус килеп кирәк-яраклар тапшырдылар.
Ил иминлеге сагында торучы якташларыбызның һәрберсенә кирәкле әйберләр һәм азык-төлек җыелмасы махсус төргәкләнәчәк. Алар өчен кирәкле әйберләр егетләрнең ихтыяҗына карап билгеләнде. Ярдәм иткәндә, гуманитар ярдәм чараларын китергәндә игътибар итсәгез иде!
Күрсәтелгән әйберләрне һәм азык-төлекне “Алга” яшүсмерләр клубына алып килергә мөмкин.
Акча күчерү өчен карта: 2200 5301 9339 6843 (“Ак Барс” банкы, Гыйсмәтуллин Альберт Илдар улы).
Ярдәм җыелмасына куелачак: балык консервлары, чикләвек, тиз әзерләнә торган ашлар, пакетлы чәй, банкалы кофе, печенье, сушки, тәмәке, оекбаш, эчке киемнәр, кара хуҗалык бияләе, футболка, газ баллоннары, туристик плитәләр, медицина әйберләре, шәхси гигиена чаралары, тышкы аккумулятор, фонарь.
Моннан тыш, хәрбиләр өчен өстәмә сатып алырга кирәк: көрәкләр, генераторлар, бензопычкыларга чылбырлар, шуроповерт, тепловизорлар, квадрокоптерлар.
Мәгълүмат өчен: бер квадрокоптерның бәясе 200 мең сум тәшкил итә. Шуңа күрә, хөрмәтле райондашлар, гуманитар ярдәм җыюда барыбыз да өлеш кертсәк иде. Без җылы өйләрдә йоклаганда, тәмле ашлар белән сыйланганда, егетләр куркыныч астында, без күз алдына да китерә алмаган шартларда яши. Тыныч киләчәгебез хакына, читтән торып булса да иминлек өчен өлеш кертү безнең бурыч!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев