31 август – ветеринария хезмәткәрләре көне
Ул - иң борынгы һәм игелекле һөнәрләрнең берсе.
Мал табиблары үзләренең тынгысыз хезмәтләре белән терлекләр һәм бөтен кешелек сәламәтлеге сагында тора. Аларның көндәлек тырышлыгы профилактика һәм дәвалау эшчәнлеген камилләштерүгә юнәлдерелгән. Районның ветеринария хезмәткәрләре 22 авыл хуҗалыгы оешмасына һәм 72 торак пунктка хезмәт күрсәтә. 23317 баш терлек һәм 41162 кош-корт алар карамагында. Хөрмәтле хезмәткәрләр! Сезнең хезмәтегез киң кырлы, үтә мәшәкатьле һәм мактаулы. Сезгә сәламәтлек, уңышлар, гаилә иминлеге телим.
Айрат Җиһаншин, муниципаль район башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев