Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

40 яшьтән өлкәнрәк кешеләр өчен диспансеризация ел саен булачак

Дмитрий Медведев сүзләренчә, эш бирүче аның өчен түләүле көн бирергә тиеш булачак.

Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев ике ел дәвамында бөтен Россия диспансеризация үткәрүне йөкләргә ниятли. Ул 40 яшьтән өлкәнрәк кешеләр өчен ел саен булачак. Бу хакта “Интерфакс” хәбәр итә.

Дәүләт Думасында 2018 елгы хөкүмәт отчеты белән чыгыш ясаганда Медведев узган ел диспансерлаштыруны 22 млн тирәсе кеше узуын әйткән. Ә 2019 ел ахырына аларның саны 60 миллионнан артып китәргә тиеш.

"Дәүләт гарантиясе кысаларында быелдан башлап без диспансерлаштыру программасын киңәйтәбез. Аны 40 яшьтән өлкәнрәк кешеләр өчен ел саен ясыйбыз. Онкология авыруларын ачыклау өчен скринингның яңа программаларын кертәбез. Якын арада мин ике ел дәвамында бөтен Россиядә диспансеризация үткәрү турында йөкләмә бирәчәкмен", - диде Хөкүмәт башлыгы.

Медведев сүзләренә караганда, кешеләр "поликлиникалар арасында йөгереп йөрмәсен өчен, табиблар күзәтүен бер медицина оешмасында узу мөмкинлеген булдырырга кирәк".

 

"Әгәр авыру ачыкланса - киңәшләр алу һәм дәвалауны дәвам итү карала. Һәм болар барысы да эш бирүчеләр бирергә тиешле ирекле түләүле көндә башкарыла", - дип белдерде Премьер-министр.

 

Фото: https://pixabay.com | DarkoStojanovic

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев