Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Әгъзам бабай Садыйков: “Дәрәҗәле булып гомер итәм”

Күкшем авылында яшәүче Әгъзам бабай Садыйков 90 яшьлеген балалары, якыннары янәшәсендә көр күңел белән каршы алды. Бабайны район башлыгы исеменнән башкарма комитетының эшләр буенча идарәчесе Ринат Гыйльфанов котлады. Шулай ук юбилярга авыл җирлеге һәм “Нур” хуҗалыгы исеменнән бүләкләр тапшырылды.

(6 сентябрь, “Апастово-информ”).


Әгъзам бабайның күңеле күтәренке, кәефе шат. Үзен котларга килүчеләргә гармун моңнарын бүләк итте ул, яшьлек елларын, хезмәт юлын искә алды.


“Колхозның иң авыр эшләре безнең буынга эләкте. Кечкенә генә авыл булса да, җирләребез күп иде. Аны эшкәртергә кирәк. Техникалар юк диярлек. Бар хезмәтне ат көче, кул көче белән башкардык”, - дип искә ала Әгъзам бабай.


Әгъзам бабай тормыш иптәше Рәхилә апа белән 4 балага гомер бүләк иткәннәр, тиешле, матур тәрбия биреп, олы юлга чыгарганнар. Аларның һәрберсе тормышта үз урынын табып, дәрәҗәле булып яшиләр, үзләре инде оныклар сөяләр. Әниләре Рәхилә апа вафатына да 18 ел вакыт узган. Бабай үзе бүгенге көндә улы Ислам абый, килене Нурия апа янәшәсендә, аларның кайгыртуын тоеп яши.


“Дәрәҗәле булып, балаларымның, авылдашларымның хөрмәтен тоеп гомер кичерәм. Мине ихтирам итеп килгәнсез икән, димәк, лаеклы, үрнәк тормыш юлы узганмын”, - ди сөенеп Әгъзам бабай.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев