Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Аңлау – үзе бер дару

Сөйләм теле бозылган, мөмкинлеге чикләнгән балалар өчен Апас урта мәктәбе базасында уку һәм ял итү өчен уңайлы шартлар тудырылган.

Укытучы-логопед , югары квалификацион категорияле дефектолог Фирүзә Сәлимуллина узган елдан бирле махсус коррекцион зона булдыру проекты өстендә эшләде. Ул үз эченә сенсор һәм логопед бүлмәсен ала. 
Ул узган җәйдә грант ярдәме алу һәм әлеге бүлмәләрне булдыру өчен коммерцияле булмаган оешмалар проектында катнашты. Әлеге шартлар, чыннан да, белгечнең эшен җиңеләйтә һәм укучыларга белем бирү дәрәҗәсен арттыра. Проект гадәти булмаган исем белән “Җаннарны торгызу“ дип атала. Фирүзә Сәлимуллина Татарстан Республикасы Президент грантлары бәйгесендә җиңүче булып табылды. 
Проектны гамәлгә ашыру 2018 елның декабрендә башланды. Җиңел кулдан беренче ярдәмнәрне коммерцияле булмаган оешма җитәкчесе Мирхәт хәзрәт Җамалиев күрсәтте. Ул укытучы-логопед һәм дефектолог ярдәменә мохтаҗ укучылар өчен уңайлы мохит тудыруда ярдәм итте. 
2019 елның 1 февраленнән дәресләр яңа бүлмәдә уза. Һәр яшьтәге балалар өчен уңайлы парталар, хәрефләрне чагылдырган йомшак модульләр, шарлар белән коры бассейн, сенсорлы юл, мәгълүмат бирүче стендлар, көзге белән логопед өстәле, мәктәп тактасы һәм башка бик күпләр – барысы да балалар өчен. 
2019 елның 15 маенда укытучылар катнашында районкүләм семинар да узды. Биредәге шартлар үрнәк итеп куелды. 
Һәр бала өчен укудагы төп бүләк – ул “уен“. Әгәр уен әйләнә-тирәне танып белүгә юнәлтелгән һәм белемне ныграк үзләштерергә ярдәм итә икән, бу “Җаннарны торгызу“га дәва булып тора. Ул сәламәтлегенә аеруча игътибар кирәк булган балаларга бигрәк тә кирәк. 
Балалар логопед дәресләренә теләп керәләр. “Рәхмәт Сезгә!“ дигән сүзләрне дә еш кабатлыйлар. Һәр укытучы өчен әлеге сүзләр бик кыйммәт һәм хезмәттәге уңышларга этәргеч булып тора. 
Гүзәл Шәрәфуллина, 
Апас урта мәктәбенең директор урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев