Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Алдынгы комбайнчылар премия белән бүләкләнде

20 августка “Нью Холланд-6090“ комбайннары белән урак башыннан 11000-13000 центнер ашлык суктырып алган район лидерлары-Наил Юнысов, Фирдүс Хәбибуллин, Илгиз Зиннуров комбайн экипажларын кырда эшләгән җирләреннән туктарырга яхшысынмадык.

Югары Балтай кырында эш төгәлләнгәнне көтеп тордык. Аннан комбайнчылар колонна белән Дәвеш янындагы иген кырына күчкән вакытта өчесенә дә конвертка салынган бишәр мең сумлык кыр премияләре тапшырдык.

-Шулай күңелне күреп торгач, эшкә дә күңел үсә,-диде Наил Юнысов, аерым ведомостька кул куйгач. -Ходай насыйп итеп, быел Татарстан комбайнчылары марафонында да җиңәргә язсын иде. Көннәр дә бик матур тора, уңыш та яхшы чыга. Басуга килеп бик тәмле итеп ашаталар. Ашлыкны машиналарга төяп җибәрүдә өзеклекләр генә булмасын, бердәмлек югалмасын.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев