Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

“Алтын балык“ экологик тәрбия юнәлеше алып бара

Лилия Низамиева җитәкчелегендәге “Алтын балык“ балалар бакчасына 15 бала йөри. Бакча җылы, якты, матур. Биредә коллектив көче белән төзекләндерү эшләре дә башкарылган. Бүлмәләр балалар күңеленә хуш килерлек итеп бизәлгән. Эшләр һәм балалар тәрбияләр өчен барлык уңайлы шартлар да булдырылган.

–Экологик тәрбия юнәлеше алып барабыз. Балалар күңелендә туган ягыбызга, туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләргә тырышабыз. Янәшәдә генә урын алган паркка чыгып, төрле үләннәр, чәчәкләр, аларның үсеше, төрләре белән танышып барабыз. Үз күзләре белән күргәнне балалар рәсемнәргә төшерә, кул эшләрендә чагылдыра, – ди тәрбияче Гөлия Баһаветдинова. 
Балаларның бер генә минут та буш вакытлары юк. Алар өчен төрле-төрле дөресләр, чаралар, уеннар оештырыла. Быел Аделина Хисматуллина “Шәвәли оныклары“ бәйгесендә рәсем ясау буенча беренче урынны яулады. Шулай ук арада нәфис сүз осталары, биючеләр дә бар икән. Балалар безгә үзләренең һөнәрләрен дә теләп күрсәттеләр. 
Коллектив – дус, бердәм, тәҗрибәле. Пешекче Илһамия Шәйхуллина, тәрбияче ярдәмчесе Гөлия Яруллина да балалар өчен өзелеп тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев