Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Америкада Дональд Трамп Украина буенча Россия белән сөйләшүләр башлар дип көтәләр

Америкада Президент сайлауларында җиңгән Дональд Трамп Украинадагы конфликтны җайга салу буенча озакламый Россия белән сөйләшүләр башлар, дип көтәләр. Бу хакта Блумберг агентлыгы журналисты Андреас Клутка сылтама белән «РИА Новости» хәбәр итә.

  «Дональд Трамп озакламый Россия белән Украина буенча сөйләшүләр алып барачак», – диелә агентлык сайтындагы язмада.

  Язма авторы фикеренчә, күптән түгел Байден Украинага Россиягә һөҗүм итәр өчен Америка ракеталары кулланырга рөхсәт биреп, Трампка Украина конфликтын җайга салу буенча мөмкин булган сөйләшүләрдә «тагын бер өстенлек» биргән. Клут фикеренчә, янәсе, Байден Трампка «реаль сөйләшүләр» алып барырга ярдәм итәргә тырыша.

  Баштарак «Washington Post» газетасы хәбәр иткәнчә, АКШта, Президент сайлауларында җиңгән Дональд Трамп 7 ноябрьдә Россия Президенты Владимир Путин белән телефоннан сөйләште, дигән хәбәр дә таралган иде. Тик соңрак Кремльдә моның дөрес булмавын әйттеләр. Россия президентының матбугат сәркатибе моны «ялган» диде.

  Алдарак, Трамп, сөйләшүләр алып барып, Украина конфликтын җайга салуга ирешә алачагын әйткән иде. Ул инде Украинадагы конфликтны 1 көн эчендә үк җайлаячагын бер генә тапкыр әйтмәде. Россиядә исә, шундый гади чишелеш өчен моны бик катлаулы мәсьәлә дип саныйлар. Моннан тыш, Трамп Украинадагы конфликтка Америка карашын, шулай ук Украина Президенты Владимир Зеленскийны да берничә мәртәбә тәнкыйтьләде. Үзенең митингларында ул аны «торгаш» дип атады, аның һәр сәфәре Америка тарафыннан күп миллиардлы ярдәм белән төгәлләнә диде.

  Шул ук вакытта Украина конфликтны эсколацияләүгә адымнар ясый. Америка Президенты Джо Байден Украинага җәяүле гаскәргә каршы миналар җибәрүне хуплады, дип хәбәр итә «The Washington Post». Байденның бу карарын алар Россия гаскәрләренең уңышлы алга китешен һәм Украина оборонасын ныгыту зарурлыгы белән бәйли. БМОның Оттава конвенциясе нигезендә, пехотага каршы миналар куллану һәм аларны туплау тыела. Пехотага каршы теләсә нинди мина куллану конвенция тарафыннан тыелган. Украина килешүне 1999 елда имзалаган, 2005 елда ратифицикацияләгән.

  Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган Россияне һәм Украинаны коткыга бирешмәскә һәм тынычлык турында уйларга өндәде.

  «Без Украина һәм Россиянең тынычлыкны саклавын һәм, провокацияләргә бирешмичә, тынычлыкка игътибар юнәлтүләрен көтәбез һәм телибез», – дип яза «РИА Новости» Эрдоган сүзләрен.

Чыганак:https://intertat.tatar/news/amerikada-donald-tramp-ukraina-buenca-rossiya-belan-soilasular-baslar-dip-kotalar-5869610

Фото социаль челтәрләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев