Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Ана капиталын алган апаслы, баласына өлеш чыгарырга оныткан

Яшь гаиләләргә ярдәм йөзеннән Ана капиталы Сертификатлары тапшырыла. Гаиләләрнең күпчелеге аны торак шартларын яхшырту өчен файдалана. Парлы тормышны җайлап җибәрү, фатир, йорт мәсьәләсен хәл итүдә әлеге акчалар зур ярдәм булып тора. Тик, кайбер әти-әниләр Ана капиталы акчасын кулланганнан соң, таләп-кагыйдәләрне онытып җибәрә, яки белә торып та вакытын суза.

Бер райондашыбыз да гаиләдә икенче баласы туганнан соң, йорт сатып ала. Пенсия фондына язылган гаризасы нигезендә, акча торакны сатучының исәп-хисап счетына күчә. Закон нигезендә, хуҗа кеше, акчаны алганнан соң, 6 ай эчендә йортны өлешләргә бүлергә тиеш. Балигъ булмаган баланың шулай ук үз өлеше булу шарт. Ләкин ир-ат йортны хатыны белән икесенә генә бүлү белән чикләнә. Балигъ булмаган ике бала исә читтә кала. 
Район прокуроры таләбе буенча, аның эше судка җибәрелде. Суд карары чыкканнан соң, 1 ай эчендә хуҗа кеше гаебен төзәтергә тиеш. Ул шулай ук 300 сум күләмендә дәүләт пошлинасы түләргә бурычлы. 
Миләүшә Гомәрова, район судьясы ярдәмчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев