Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апас бистәсендә халык җыены узды

2019 елга Апасның кайсы урамнарына асфальт юл буласы да, тротуарның кая кадәр дәвам ителәчәге дә биредә хәл ителде. Биредә район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров, район Советы аппараты җитәкчесе Ильфир Гәрәев, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары, төрле өлкә җитәкчеләре катнашты.

Халык җыенында шәһәр тибындагы Апас бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе Фәнис Шәрәфетдиновның чыгышы тыңланды. Ул үзара салым акчасына башкарылган һәм башкарылачак эшләргә анализ ясады. Шулай ук халык та үзен кызыксындырган сорауларын бирде. Мөслимәләр берлеге җитәкчесе Мәрьям апа Хәйрова райондагы матурлык, уңайлылык, өлкәннәр һәм балалар өчен булдырылган яңалыклар өчен җитәкчеләргә рәхмәтен ирештерде. Миләүшә апа Вәлиуллина Кооперативный урамына тротуар булмасмы икән бип борчылды. Рафаэль абый Насыйбуллин яңа гына салынган тротуарны Ленин урамына кадәр дәвам итеп булмасмы дип борчылуын әйтте. Шулай ук кайсы урамнар асфальт юллы булачак, нинди яңалыклар булачагын газетабыз битләреннән укып белесез. 
Гүзәл Хилавиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев