Апас егетләре бокс буенча җиңү яулады
17-19 октябрь көннәрендә Яшел Үзәндә бокс буенча төбәкара турнир узды.
Биредә Апас егетләре дә катнашты. Булат Кәлимуллин үз үлчәү авырлыгында икенче урынны яулады. 28 октябрь -1 ноябрьдә Казан шәһәрендә бокс буенча төбәкара ярышлар узды. Әлеге ярышта Әмир Заһидуллин үз үлчәмендә өченче урынга лаек булды. Афәрин, егетләр!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев