Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апас янгын сүндерүчеләренә хәбәр килгән

29 август көнне 17 сәгать 57 минутта Түбән Барыш авылында йорт януы мәгълүм була.

  (19 сентябрь, “Апастово-информ”).

  Шул ук вакытта янгынның тирә-яктагы корылмаларга таралу куркыныч зур булуы хакында да әйтәләр.

  Вакыйга урынына Әлмәндәр ирекле янгын сүндерү депосыннан, районның янгын сүндерү бүлегеннән һәм Кече Болгаердан машиналар юнәлә.

  Урында янгын сүндерү төркемнәре һәм җаваплы хезмәткәрләр эшли.


  “Коткару хезмәтләре килгәндә йортның түбәсе ачык ут урап алган иде. Ялкынның барлык йортка җәелү һәм гараж, сарайларга күчү куркынычы да зур булды. Утны бер сәгатькә якын йөгәнләргә туры килде. Ялкынга җәелергә ирек куелмады. Янгынның сәбәбе – ут белән саксыз эш итү дип фаразлана. Әлегә тикшерү эшләре бара”, - дип хәбәр итте районның янгын куркынычсызлыгы бүлеге өлкән дознавателе Илшат Шәфигуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев