Апас халкы референдумда активлык күрсәтә
Апас районында үзара салым җыю буенча референдум шәһәр тибындагы Апас бистәсендә 4 ноктада һәм Иске Әнәле авылында уза. Референдумда барлыгы 4051 кеше катнаша.
Участоклар иртәнге сәгать 7 дән эшли башладылар. Һәрбер участок каршында тавыш бирергә килүчеләрне кайнар чәй , тәмле коймак белән каршы алдылар, район мәдәният хезмәткәрләре үзләренең матур җырларын бүләк иттеләр. Район башлыгы Равил Хисаметдинов һәрбер сайлау участогында булып эшчәнлек белән танышып чыкты. Халыктан килгән сорау-мөрәҗәгатьләрне язып алу бурычын куйды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев