Апас хастаханәсе каршында оешкан “Сәламәтлек мәктәбе“ндә чираттагы дәрес үтте
Гипертония авыруыннан интегүче райондашларга дәвалану чараларын, юлларын аңлату максатыннан Апас хастаханәсе каршында оешкан “Сәламәтлек мәктәбе“ндә чираттагы дәрес үтте.
Биредә участок табибы Венера Мухамедова гипертония авыруы нәтиҗәсендә кеше организмының күпчелек кайсы әгъзалары зарарлануы хакында сүз алып барды. Шулай ук гипертония чиреннән интеккән кешеләргә яшәү, туклану рәвешен контрольдә тоту кирәклеген ассызыклап үтте, киңәшләрен бирде.
Профилактика кабинеты җитәкчесе Гөлгенә Сафиуллина бирегә килүчеләрнең кан басымнарын үлчәп, дәресләрнең һәр ай саен үтәчәген белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев