Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

“Апас хәбәрләре“ телекомпаниясе оешуга 10 ел тулды

Әлеге әһәмиятле вакыйга да район Сабан туенда билгеләп үтелде.

Бу дәвер эчендә алар районның барлык өлкә яңалыкларын халыкка җиткерә, тәүлекнең теләсә-кайсы вакытында хезмәттә. Бүгенге көндә “Апас хәбәрләре” телекомпаниясен Апас районы гына түгел, ә бөтен республика карый. Алар райондашларыбыз данын эфир киңлекләре аша еракларга тарата. Коллективка район башлыгының Рәхмәт хаты, хезмәткәрләргә акчалата Сертификатлар тапшырылды. Шулай ук “Апас хәбәрләре» телекомпаниясенең шеф-редакторы Гөлнара Сөнгатуллина Татарстан Республикасының “Татмедиа” гаммәви коммуникация чаралары агентлыгы җитәкчесе Айрат Зариповның Мактау грамотасы, “Апас хәбәрләре» телекомпаниясенең диктор-корреспонденты Гөлназ Валиева, режиссер Айдар Сабиров Татарстан Республикасының “Татмедиа” ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьминның Мактау грамотасын алды. 
–Хөрмәтле Рәшид Назибович, Сабантуй кунаклары! Мин барлык коллектив, шәхсән үз исемемнән Сезгә олы рәхмәтемне һәм хөрмәтемне җиткерәм. Сез һәрвакыт безне авырлыклардан саклап, яклап торасыз, ярдәм итәсез. Без дә, үз чиратыбызда, халкыбызга тырышып хезмәт итәбез, рөхсәт сорамыйча, ишек тә какмыйча һәр йортның иң түренә менеп утырабыз һәм үз теләкләребезне, фикерләребезне, яңалыкларыбызны җиткерәбез. Дәүләт һәм халык арасында иң ныклы күпер булып торабыз. Алга таба да шушы күперебез нык булсын, шулай бергә-бергә, кулга-кул тотынып эшләргә, яшәргә язсын! Мең-мең рәхмәт сезгә! – диде Гөлнара Сөнгатуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев