Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апас мәктәбе укучылары “Яшә, чишмә!“ акциясенә кушылды

Апас мәктәбе укучылары Иске Әнәле авылы янәшәсендәге чишмәгә барып, аны җыештыру эшләрен оештырдылар.

–Балалар күңелендә табигатькә сакчыл караш тәрбияләү масатыннан, без бер төркем укучылар белән “Яшә, чишмә!“ акциясенә кушылдык. Чишмәнең тирә-юнен җыештырдык, сулыктагы кулдан ясалган аккош фигураларын пөхтәләп, яңартып куйдык. Укучылар да изге эшкә теләп кушылды. Чишмә янәшәсендә укучылар белән табигатебез, сулыклар, табигый чыганаклар турында сөйләштек. Чишмә суының шифасы, үзенчәлекләре турында да белемнәрне арттырдык. Аннан чишмәнең суы белән сыйланып, күтәренке кәеф белән мәктәбебезгә кайттык, – ди Апас урта мәктәбенең укытучы-оештыручысы Раилә Гатауллина. 
Безнең табигатебез бай, ләкин табигый байлыкларыбыз чиксез түгел. Табигатьне саклау – безнең изге бурычыбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев